Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы үзәгендә киләсе елда асфальтланачак юллар инде билгеле

"Бөтен авыллар урамнарын асфальтлыйлар, район үзәгендә дә урамнарга асфальт я таш салалар. Ә безнең Юбилей урамын оныталар ахры. Район үзәгендә төзек матур хастаханә биналары янында бар халык узып йөри торган урам ул. Бөтен озынлыгы 100 метр, иңе 4 метр. Яз-көз урамыбыздан йөрер хәл юк, күршегә кереп булмый, пычрак. Шуңа таш...

"Бөтен авыллар урамнарын асфальтлыйлар, район үзәгендә дә урамнарга асфальт я таш салалар. Ә безнең Юбилей урамын оныталар ахры. Район үзәгендә төзек матур хастаханә биналары янында бар халык узып йөри торган урам ул. Бөтен озынлыгы 100 метр, иңе 4 метр. Яз-көз урамыбыздан йөрер хәл юк, күршегә кереп булмый, пычрак. Шуңа таш булса да салсалар ярар иде. Урамнарның матурлыгы турында язалар. Безнең урам кайчан матур булыр икән?"

Базарлы Матакның Юбилей урамында яшәүчеләр редакциягә әнә шундый хат юллаганнар. Аның эчтәлеге белән без район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевны таныштырдык. Ул болай дип җавап бирде:

-2017 елда район үзәгендәге кайсы урамнарның юллары асфальтланасы планы инде расланды. Кызганыч, Юбилей урамы ул планга эләкмәгән. Халыкның бу мөрәҗәгатен искә алып, без ул урам юлын ремонтлауны планнан тыш үткәрүне сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәрбез. Финанс ягыннан ел уңышлы булса, өстәмә исемлеккә кертеп Юбилей урамы юлын да төзекләндерергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев