Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 22 майда тугыз санау участогында праймериз үтәчәк

Быел 18 сентябрьдә - Бердәм тавыш бирү көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак. "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларны без 22 майда алдан тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Бу якшәмбедә узасы праймериз турында муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов белән сөйләшәбез. -Рәшит Әбрарович, "Бердәм Россия"...

Быел 18 сентябрьдә - Бердәм тавыш бирү көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак.

"Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларны без 22 майда алдан тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Бу якшәмбедә узасы праймериз турында муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов белән сөйләшәбез.

-Рәшит Әбрарович, "Бердәм Россия" партиясе үткәрәчәк праймериз турында вакытлы матбугатта да, радио-телевидениедә дә мәгълүмат күп булды. Сез аның районга кагылышлысы турында нәрсәләр өсти аласыз.

-Иң башта соңгы елларда гына тормышыбызга килеп кергән "праймериз" төшенчәсен аңлатып үтик әле. Праймериз - беренчел, ягъни алдан сайлау дигән сүз. Монда сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана. Шулай сайлып алынган кандидатлар аннары гадәти тавыш бирүдә катнаша.

22 майда, якшәмбе көнне районда тугыз участокта (рәсми телдә ул санау участогы дип йөртелә) шундый алдан тавыш бирү оештырыла. Базарлы Матакта ул ике урында - Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм "Колос" кинотеатры бинасында булачак. Моннан тыш, санау участоклары Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Ташбилге мәдәният йортларында, Салман, Чуаш Борнае, Түбән Әлки мәктәпләре биналарында әзерләнде. Тавыш бирү иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.

-Быелгы партия эчендәге сайлауның төп яңалыгы - тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Ә менә башка авылларда (ягъни санау участогы булмаган авылларда) яшәүчеләр тавыш бирүдә катнашырга теләк белдерсә, аларны участокларга илтү өчен транспорт белән тәэмин итү оештырыламы?

-Әйе. Әйтик, Салман авылына Каргадан, Иске Салманнан, Иске Тахталыдан, Хлебодаровкадан халыкны автобуслар белән китерү каралган. Шулай ук башка участокларга да тирә-юнь авыллар халкын алып килү, илтеп кую буенча транспорт мәсьәләсе хәл ителгән. Бу турыда авыл халкына агитаторларыбыз өйдән-өйгә йөреп аңлату эшләре алып бардылар.

-Рәшит Абрарович, праймеризда катнашучылар кулына ничә бюллетень бирелә?

-Һәр тавыш бирүче ике бюллетень алачак. Аның берсендә бердәм исемлеккә керүче депутатка кандидатлыкка дәгъва кылучыларның исемнәре язылган. Анда 41 исем була. Икенче бюллетеньдә - бер мандатлы округ буенча сайлауга баручылар. Монда инде ике генә исем - Айрат Хәйруллин һәм Людмила Каня. Тавыш бирүчеләрнең сораулары туса, нәрсәнедер аңламаса, сайлау участокларында эшләүче волонтерлар аларга ярдәм итәчәк.

18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау республикада 6 округта үткәреләчәк. Безнең район 28 нче Түбән Кама округына керә.

"Бердәм Россия" партиясе аша кандидатлыкка дәгъва кылучылар районнарда очрашулар үткәрделәр. Шундый берничә очрашу безнең районда да узды. Кандидатлар арасында яңа исемнәр дә бар. Алар белән әнә шул очрашуларда да танышырга мөмкин иде.

-Праймеризда тавыш бирү тәртибе нинди?

-Исемлектәге барлык кандидатлар өчен дә, берсенә яисә берничәсенә дә тавышыңны бирергә мөмкин. Шуннан чыгып иң күп бал җыючылар рейтингы билгеләнәчәк. Тавыш бирү кандидатның исем-фамилиясе каршына нинди дә булса билге куеп башкарыла. Алдан тавыш бирү бюллетеньнәрен федераль оештыру комитеты әзерли. Районга бюллетеньнәр бу көннәрдә кайтарылачак. Тавыш бирү участокларында соңгы әзерлек эшләре башкарыла.

Әлкидә халык гомер-гомергә сайлауларда актив катнашып килде. Бу праймеризны да зур активлык белән үткәрербез дип ышанам.

Праймеризда катнашырга теләге булган әлкилеләр түбәндәге хисап участокларында тавыш бирә ала

Салман авылындагы хисап участогы (Салман урта мәктәбе бинасында)

Карга, Салман, Иске Салман, Иске Тахтала, Хлебодаровка авыллары

Иске Алпар авылындагы хисап участогы (Иске Алпар мәдәният йорты бинасында)

Бибай Чаллысы, Карамалы, Яңа Чаллы, Иске Алпар, Иске Камка, Иске Чаллы, Татар Мулла авыллары

Чуаш Кичүе авылындагы хисап участогы (Чуаш Кичүе мәдәният йорты бинасында)

Борискино, Югары Кәчи, Түбән Кәчи, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә, Татар Әхмәте авыллары

Юхмачы авылындагы хисап участогы (Юхмачы мәдәният йорты бинасында)

Югары Әлморза, Каракүл, Түбән Әлморза, Мулланур Вахитов, Иске Тумба, Рус Чиябашы, Юхмачы, Апак авыллары

Чуаш Борнае авылындагы хисап участогы (Чуаш Борнае урта мәктәбе бинасында)

Югары Колчурино, Түбән Колчурино, Кошки, Татар Борнае, Татар Төгәлбәе, Чуаш Борнае авыллары

Түбән Әлки авылындагы хисап участогы (Түбән Әлки урта мәктәбе бинасында)

Югары Әлки, Түбән Әлки, Урта Әлки, Сихтермә-Хузангай, Иске Хурада авыллары

Ташбилге авылындагы хисап участогы (Ташбилге мәдәният йорты бинасында)

Югары Матак, Түбән Биктимер, Иске Матак, Ташбилге, Яңа Үргәгар, Чуаш Шәпкәсе авыллары

Базарлы Матак авылындагы хисап участогы (Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында)

Базарлы Матакның Залаков, Дзержинский, Мәктәп, Тынычлык, Октябрьнең 60 еллыгы, Нәби Дәүли, Кыр, Көньяк, Афанасьев, Яшьләр, Җиңүнең 40 еллыгы, Тукай, Вахитов, Хәмидуллин, Көнчыгыш, Социализм, Крайнов (132 нчедән 167 нчегә кадәр йортлар, Исхаков, Шаһвәлиев, Чулков, Лисенков, Баландин, Волков урамнары

Базарлы Матак авылындагы хисап участогы ( Әлки кино учреждениесе "Колос" бинасында)

Базарлы матакның Крайнов (1 нчедән 128 нче йортка кадәр), III Интернационал, 1 Май, Кызыл Армия, Имәнлек, Актай, Комлы, Болын, Һади Такташ, Эшче, Фрунзе, Колхоз тыкрыгы, Пролетар, Көнбатыш, Тимирязев, Бакча, Энгельс, Дуслык, Юбилей, Төзүчеләр, Яңа, Урман, Базар, Шәйдуллин, Пушкин, П.Хузангай, Яһудин, М.Җәлил, Ленин, Петухов, Совет, Кояшлы, Гафиятуллин, Үзәк Усадьба, Энергетиклар, Сәйдәшев, Юл, Ирек Сөләйманов, Сәйфуллин урамнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев