Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 2276 кеше гриппка каршы вакцинация үткән

Яңгырлары, җилле салкын көннәре белән көз килеп җитте. Бу вакытта салкын тиеп авыручылар саны нык арта. Үзеңне һәм якыннарыңны мондый чирләрдән, бигрәк тә грипптан ничек сакларга соң? Медиклар бүгеннән үк гриппка каршы вакцинация үтәргә өндиләр. Грипп - вирус китереп чыгара торган сулыш юллары авыруы. Тик ул сулыш юлларын гына түгел,...

Яңгырлары, җилле салкын көннәре белән көз килеп җитте. Бу вакытта салкын тиеп авыручылар саны нык арта. Үзеңне һәм якыннарыңны мондый чирләрдән, бигрәк тә грипптан ничек сакларга соң? Медиклар бүгеннән үк гриппка каршы вакцинация үтәргә өндиләр.

Грипп - вирус китереп чыгара торган сулыш юллары авыруы. Тик ул сулыш юлларын гына түгел, йөрәк-кан тамырлары, нерв системаларын зарарлый, организмны агулый, иммунитетны нык какшата. Грипп бигрәк тә аннан соңгы катлаулы чирләре белән куркыныч. Ул пневмония, миокардит, перикардит, менингит, бронхит кебек җитди чирләргә китерергә, хроник авыруларны кискенләштерергә мөмкин.

Грипп һәм ОРВИ инфекцияле чирләр арасында дөньяда беренче урында тора. Ел саен дөньяда 500 миллион кеше грипп белән авырый, аларның 500 меңе үлә.

Мәгълүм ки, теләсә кайсы инфекцияне дәвалауга караганда булдырмый калу ансатрак та, арзангарак та төшә.

-Хәзер гриппка каршы вакцинация үткәрү өчен иң кулай вакыт,-ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов. -Ник дигәндә, прививканың саклау көче аны ясаткач 8-12 көннән соң, ә өлкән яшьтәге һәм саулыгы какшаган кешеләрдә 1-1,5 айдан соң башлана.

Алмас Фәйзрахманович әйтүенчә, грипп буенча эпидемия сезонын узмас өчен быелгы сезонда республика халкының 40 процентын вакцинацияләү күздә тотыла. Ә безнең Әлки районында 7900 кешегә, шул исәптән 2050 балага гриппка каршы прививка ясау бурычы тора. Районга гриппка каршы "Совигрипп" вакцинасы кайткан, ул алда торган эпидемия сезонында көтелгән грипп штаммнарын үз эченә алган.

2015-2016 еллар эпидемия сезонында республикада грипп һәм сулыш юллары вируслы инфекциясе белән 421 мең 709 кеше авырган. Шунысы игътибарга лаек: грипп йоктырган 536 кешенең (шул исәптән 147 баланың) берсе генә дә прививка ясатмаган булган .

Үзебезнең районда исә 2015-2016 елгы сезонда сулыш юллары вируслы инфекциясе белән 243 кеше чирләгән, аларның 99 ы - балалар.

Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, студентларга, халык белән даими эшләүче профессия кешеләренә, әйтик, медицина һәм мәгариф, коммуналь тармак хезмәткәрләренә, шулай ук йөкле хатыннарга, 60 яшьтән өлкәннәргә һәм призывникларга гриппка каршы вакцинация бушлай үткәрелә.

Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина әйтүенчә, районда бүгенгә 2276 кешегә, шул исәптән 740 балага прививка ясалган.

Грипп - куркыныч һәм мәкерле чир. Үзеңне бу авырудан һәм ул китереп чыгарган җитди өзлегүләрдән саклау өчен район медиклары барлык әлкилеләрне прививка ясатырга чакыра. Моның өчен озакка сузмыйча район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Грипптан ничек сакланырга?

- Вакцинация үтегез!

- Гигиена кагыйдәләрен үтәгез! Кулларыгызны еш юыгыз. Киемегезне һәм урын-җирне чиста тотыгыз. Өйне ешрак җыештырыгыз һәм даими җилләтегез.

- Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз! Зарарлы гадәтләрне (тәмәке тарту, алкоголь) ташлагыз. Күбрәк хәрәкәтләнегез. Режим буенча, дөрес тукланыгыз. Эш һәм ялны чиратлаштырыгыз.

- Иммунитетыгызны ныгытыгыз! Спорт белән шөгыльләнегез, организмыгызны чыныктырыгыз. Көнлек рационыгызга витаминнарга, минераль матдәләргә, аминокислоталарга бай ашамлыклар керүен кайгыртыгыз.

- Авыру билгеләре сизелүгә, табибка мөрәҗәгать итегез. Эшкә бармагыз, кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Үзегез яисә дусларыгыз, туганнарыгыз арасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар булса, махсус битлек киеп йөрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев