Әлки районында 5770 кеше гриппка каршы прививка ясаткан
Районыбызда 5770 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Боларның 1750 се - балалар. Белгечләр быел гриппның гаять авыр төре килә дип кисәтә. Ә вакцина - бу мәкерле чиргә каршы торуның иң ышанычлы чарасы. Грипп республикада киләсе елның февралендә көтелә, шуңа ноябрь ае дәвамында вакцинация үтү нәтиҗәле булачак, ди табиблар. Вирус эләктереп...
Районыбызда 5770 кеше гриппка каршы прививка ясаткан.
Боларның 1750 се - балалар. Белгечләр быел гриппның гаять авыр төре килә дип кисәтә. Ә вакцина - бу мәкерле чиргә каршы торуның иң ышанычлы чарасы. Грипп республикада киләсе елның февралендә көтелә, шуңа ноябрь ае дәвамында вакцинация үтү нәтиҗәле булачак, ди табиблар.
Вирус эләктереп урынга егылмыйм дисәң, вакытында чарасын күрергә, прививка ясатырга кирәк. Моның өчен гомуми практика табибына бару зарур. Табиб кешенең саулыгын тикшерә, температурасын үлчи һәм шунда ук прививка да ясыйлар. Мәгълүм булганча, балаларга, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатыннарга, медицина, мәгариф, коммуналь тармак хезмәткәрләренә, халык белән даими аралашып (контактта) эшләүчеләргә вакцинация бушлай үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев