Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында басуларны самолет ярдәмендә ашлыйлар. ФОТО

Узган атна шимбәсендә районыбыз механизаторлары күпьеллык үлән мәйданнарында һәм туңга сөрелгән басуларда дым каплау эшләренә керештеләр.

Бер үк вакытта очкычлар, "Туман" агрегатлары һәм тагылма сиптергечләр ярдәмендә уҗым басуларына минераль ашламалар кертү эшләре башкарыла.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк-Көнчыгыш филиалында самолет белән уҗымнарны тукландыру эшенә 10 апрельдә үк керешкәннәр иде. Эшнең барышы белән якыннан танышу өчен без филиалның "Борискино" отрядында булдык.

Карамалы авылы янында самолет өчен очу мәйданчыгы булдырылган. Ерактан карга кебек кенә күренгән очкыч санаулы минутлар эчендә безнең янга төшеп утырды. Менә Баһрам Шиһапов идарә иткән кран дәү-дәү капчыкларны эләктереп, самолетның махсус бункерына китерде. Наил Әхмәтҗанов, Равил Вәлиуллин, Валентин Солодухин капчыклардагы ашламаны минут эчендә очкычка тутырып та куйдылар. Самолет берьюлы 1250 килограмм минераль ашлама ала. Бу аңа 10 гектар җиргә кертергә җитә. Менә самолет күтәрелеп китте, егетләр яңа капчыкларны кранга эләктергән арада ул җирне ашлап, әйләнеп тә кайтты.

Ашлама төягән арада очкычның командиры Александр Уразалиев белән сөйләшеп алабыз.

-Бүген көн җилле. Ике сәгать буе очмый торырга да туры килде. Болай барысы да әйбәт булганда көнгә 500 гектарга чаклы җиргә ашлама кертә алабыз,-ди очучы.

Александр Семенович безнең районда инде берничә ел рәттән эшли икән. Ул 1982 елдан бирле шул "кукурузник"та оча. Үзе Башкортстаннан.

Икенче очучы Вадим Вәлиуллин да сүзгә кушыла.

-Без иртәнге алтыда инде эшне башлыйбыз, караңгы төшкәнче очабыз. Безне бит башка хуҗалыкларда да көтәләр. Ашламаны җир дымлы вакытта кертү яхшы. Бүген биредә эшне төгәллибез, иртәгә "Әхмәт" отряды басуларына күчәбез,-ди Вадим.

"Борискино" отряды баш агрономы Мөнип Борһанов әйтүенчә, быелгы язгы кыр эшләренә алар тулысынча диярлек әзер. Барлык чәчкечләр дә әйбәтләп ремонтланган.

Отрядның 5688 гектар сөрү җире бар. Күпьеллык үлән һәм уҗымнардан кала, басуларда рапс (285 гектар), берьеллык үлән (230 гектар), арпа (128 гектар), көнбагыш (780 гектар), кукуруз (1100 гектар) чәчәргә җыеналар. Орлыклар отрядка кайтарыла башлаган.

Механизаторлар Владимир Николаев, Илсур Вәлиев, Александр Николаев, Рәшит Абдуллин беренче мөмкинлек тууга чәчкечләр белән кырга чыгачаклар. Биредә туңга сөрелгән мәйданнарда, күпьеллык үлән басуларында дым каплау эшләре башланды.

Җирдә дым запасы җитәрлек. Ничек тә басулардагы бу дымны саклап, тиз арада тырмалау эшләрен башкару сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев