Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып узды (+ФОТО)

Базарлы Матак авылында Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды. Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, "Үлемсез полк" сафларында үтәргә теләк белдергән иделәр, алар тулы бер колонна булып Мәңгелек ут каршына атладылар. Мәйданга, күп еллык традицияне бозмыйча, махсус техника...

Базарлы Матак авылында Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.

Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, "Үлемсез полк" сафларында үтәргә теләк белдергән иделәр, алар тулы бер колонна булып Мәңгелек ут каршына атладылар. Мәйданга, күп еллык традицияне бозмыйча, махсус техника колоннасы, район эчке эшләр бүлеге, Әфганстан Республикасында хәрби бурыч үтәгән егетләр, РОСТО (ДОСААФ) ның район оешмасы, янгын часте, үзәк хастаханә һәм башка оешмалар вәкилләре сафлары узды.

Тантаналы митинг башланыр алдыннан "От Афгана до Чечни" ансамбле, район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж карадык. Аннары әлкилеләрне олы бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин, килгән кунаклар тәбрикләде. Ә табигать байлыкларыннан файдалану өстеннән күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйруллин Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның котлавын укыды. Аннары бер минут тынлык белән Ватан сугышы корбаннарын искә алдык.

Митинг Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр, венок һәм герляндалар салу белән тәмамланды. Ә аннары ветераннарны бәйрәм табынына чакырдылар. Митингка килүчеләр исә парктагы музейларны карадылар, солдат боткасыннан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев