Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген ВИЧ инфекцияле 18 кеше исәптә тора

Бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне 1988 елдан бирле билгеләп үтелә.

Бу дата ВИЧ-инфекция китереп чыгарган СПИД эпидемиясе турында кешеләргә мәгълүмат җиткерү максатында, шулай ук әлеге чир корбаннарын искә алу көне буларак игълан ителгән.

Дөнья җәмәгатьчелеге соңгы 15 елда планетада СПИДның таралуын чикли алды. БМО мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә ВИЧ йоктыруның яңа очраклары -35 процентка, ә СПИДтан үлчеләр саны 41 процентка кимеде.

Үлем куркынычы белән янаучы бу чирне дәвалау әле 15 ел элек кенә бик кыйммәт тора һәм аннан бөтен кеше дә файдалана алмый иде. Хәзер исә 15 миллион кеше әлеге дәваны ала. Антиретровирус терапиясе ВИЧ инфекцияле һәм СПИД белән авыручы пациентларның гомерен озайтып кына калмый. Аларның күбесе сәламәт балалар да тудыра алды.

Районыбызда бүген ВИЧ инфекцияле 18 кеше исәптә тора. ВИЧлы әниләрдән 5 бала дөньяга килде. Медицина хезмәткәрләренең булачак әниләрне авырлы вакытта тиешле препаратлар белән дәвалап торуы аркасында әлеге балалар барысы да сәламәт булып туды. Бүген 4 кеше антиретровирус терапиясе кабул итә. 2017 елда ВИЧ инфекцияле 2 кеше исәпкә алынды. Ике кеше үлде, тик алар районда исәптә тормыйлар иде, антиретровирус терапиясе дә алмаганнар.

Кызганыч, СПИДны тулысынча дәвалау мөмкин түгел. Бөтен дөнья галимнәре бу куркыныч чирдән вакцина табу өстендә эшләсәләр дә, әлегә өметләндерерлек нәтиҗәләр юк. ВИЧтан котылуның бердәнбер юлы - аны кисәтү. Шуңа һәркем вирусны йоктыру юллары һәм аннан саклану чаралары хакында белергә тиеш. Аларны кабат исегезгә төшерәбез.

СПИД җенси юл белән, кан аша һәм анадан балага (йөкле вакытта, баланы тудырганда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин. Соңгысына килгәндә, алда әйтелгәнчә, бүген инде вирусның анадан балага йогуына чик куелды диярлек.

ВИЧтан саклану күп очракта кешенең үзеннән тора. Һәр җенси акт вакытында презервативлар файдаланырга кирәк. Иң яхшысы - бер җенси партнерга тугрылык саклау, очраклы элемтәләрдән баш тарту. Медицина процедуралары вакытында һәр очракта бер генә тапкыр кулланыла торган инъекция шприцларыннан файдалану мөһим. Бүтәннәрнең кырыну җайланмаларын, теш шеткаларын файдалану, зарарсызландырылмаган инструментлар белән татуировкалар, персинг ясау куркыныч! ВИЧ йоктыруның тагын бер ышанычлы ысулы - наркотиклар кулланмау.

ВИЧка әледән-әле тикшерелеп торыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны бу куркыныч чирдән саклагыз.

Эллада Плаксина,

район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев