Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында быел дүрт янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән

Бу ел башыннан бирле районда дүрт янгын очрагы булган.

Иң аянычы, утта бер кешенең гомере өзелгән.

6 гыйнвар кичендә Татар Әхмәте авылында шәхси хуҗалыкта ут чыгып, терлек абзары янып көлгә әйләнә. Янгынның сәбәбе әле ахыргача ачыкланмаган.

14 гыйнварда көндез Чуаш Борнаенда торак йорт яна. Әлеге өйдә яшәүче ир-ат утта һәлак була. Белгечләр, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан, дигән нәтиҗәгә киләләр.

Ә 27 гыйнварда төш вакытында Татар Төгәлбәе авылында янгын чыгып, ут күп балалы гаилә яшәгән йортны юк итә. Бәхеткә, кешеләр зыян күрми. Янгынга өйдәге суыткычның авария режимында эшләве сәбәп була.

19 февральдә исә, мичкә якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре бозылу нәтиҗәсендә, Яңа Салман авылында мунча яна.

Бу хакта районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте. Ул шулай ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында кабат искәртә.

Ут белән саксыз эш итү, балаларның ут-күз белән шаяруы бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Электр приборларын һәм электр җылыткычларын кулланганда бик игътибарлы булырга кирәк. Өйләрегездә һәм автомашиналарыгыздагы электр чыбыкларының нинди хәлдә булуын гел карап-күзәтеп торыгыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Мичләрне файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез, төтен юллыкларын күзәтеп торыгыз. Хәвефсезлек үз кулыгызда булуын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев