Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында быелга каралган диспансерлаштыру планы үтәлеп килә

Ноябрь ахырына кадәр район үзәк хастаханәсе табиблары халыкны диспансерлаштыру буенча еллык биремне үтәп бетерергә ышандыралар. Диспансер тикшерүләре 2013 елдан бирле үткәрелә. Шушы чорда табиблар 10512 әлкиленең сәлаимәтлеген тикшерделәр. Диспансер каравы 1015 кешедә төрле авыруларны ачыклау мөмкинлеге биргән. Аларның 27 сендә башлангыч стадиядә онкология, 474 ендә - йөрәк-кан тамырлары, 80 кешедә...

Ноябрь ахырына кадәр район үзәк хастаханәсе табиблары халыкны диспансерлаштыру буенча еллык биремне үтәп бетерергә ышандыралар.

Диспансер тикшерүләре 2013 елдан бирле үткәрелә. Шушы чорда табиблар 10512 әлкиленең сәлаимәтлеген тикшерделәр. Диспансер каравы 1015 кешедә төрле авыруларны ачыклау мөмкинлеге биргән. Аларның 27 сендә башлангыч стадиядә онкология, 474 ендә - йөрәк-кан тамырлары, 80 кешедә диабет, 133 кешедә симер һ.б чирләр табылган.

Быел табиблар 3349 кешегә диспансер каравы үткәрергә тиеш булган. Елның 3 кварталында 2928 кешенең сәламәтлеге тикшерелеп, 1041 ендә төрле авырулар билгеләре табылган. Бу - диспансерлаштыру үтүчеләрнең 36 проценты. Әлеге кешеләр хәзер республика клиникаларында тикшеренү үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев