Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында быелгы беренче чаңгы ярышында 180 кеше катнашты ФОТО

Озакка сузылган Яңа ел яллары халыкны шактый ялыктырган, саф һавада актив ял итү сагындырган бугай - каникул азагында "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында узган чаңгы ярышына халык агылды гына. Авыллардан килгән машиналар шулкадәр күп иде - берара аларны кую өчен әзерләнгән урыннар да тулды. Автомобильләр юл кырыйлап әллә ничә йөз...

Озакка сузылган Яңа ел яллары халыкны шактый ялыктырган, саф һавада актив ял итү сагындырган бугай - каникул азагында "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында узган чаңгы ярышына халык агылды гына.

Авыллардан килгән машиналар шулкадәр күп иде - берара аларны кую өчен әзерләнгән урыннар да тулды. Автомобильләр юл кырыйлап әллә ничә йөз метрга сузылды.

Чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев сәламләделәр.

Чаңгы шуарга килгән һәркемнең кәефе күтәренке иде. Тавыш көчәйткечләрдән команда яңгырауга, алар ярышка әзерлек сызыгына басты. Бәйге бу юлы гадәти булмаганча (спорт телендә ул "спринт" дип атала) үткәрелде. Өч чакрымлы дистанциягә барлык катнашучыларга - башта ир-атларга, аннан хатын-кызларга -старт бирелде. Һәркем дәррәү алга ыргылды. Кояшлы салкын һавада йөзләре алланган чаңгычылар рәхәтләнеп шуды.

Безнең чаңгы базасы (әгәр аны шулай атарга яраса) бик уңайлы урында. Бәйгене оештыручылар кар машиналары ярдәмендә трассаны бик әйбәтләп ясаганнар. Чаңгылар үзләреннән-үзләре сине алга куа сыман. Урман эченнән сузылган өч километр ара сизелми дә үтелде. Күпләр финиш сызыгына хәйран тиз килеп җитте. Җиңүчеләр хөрмәтләү һәм бүләкләүләргә лаек булды.

Ир-атлар арасында дистанцияне беренче булып ДЮСШ тренеры Николай Ирдинкин узды. Икенче - Иске Матак егетләре Вячеслав Юманов һәм Николай Абасев. Хатын-кызлардан иң җитез чаңгычы булып Чуаш Борнаеннан Валерия Дулатова танылды. Икенче, өченче урыннарда - Иске Коратадан Людмила Пастухова һәм Иске Матактан Елена Абасева.

Ярышларның иң яшь катнашучысы да бүләксез калмады. Ул - Хузангайдан Матвей Гордеев. Биш яшьлек чаңгычы малай әтисе белән тулы дистанцияне үтте. Киләчәктә Матвей чаңгы ярышларында район данын яклар әле.

Шуңа игътибар итәсең: чаңгы ярышына бер килгән кеше анда кыш буе йөри. Таныш йөзләрне, гаиләләрне әледән-әле очратасың. Мондагы саф урман һавасын, чаңгы шуудан алган рәхәтлекне берни белән алыштырырлык түгел. Күңел күтәренкелеге дә, сәламәтлек тә ул. Шуңа күпләр шимбә-якшәмбене, чаңгыга басу көннәрен түземсезлек белән көтеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев