Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында өч Чаллы авылына хәзер бер генә мәктәп калды

Иске Чаллы урта мәктәбендә узган уку елында 51 укучы белем алган. Кызганыч, балалар булмау сәбәпле, Яңа Чаллы һәм Бибай Чаллысы авылларында башлангыч мәктәпләр вакытлыча ябылып тора. Иске Чаллы җирлегенә караган өч авылда да төзек, таза йортлар. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча да проблемалар юк. Биредә дистәләгән кешегә хезмәт урыннары...

Иске Чаллы урта мәктәбендә узган уку елында 51 укучы белем алган. Кызганыч, балалар булмау сәбәпле, Яңа Чаллы һәм Бибай Чаллысы авылларында башлангыч мәктәпләр вакытлыча ябылып тора.

Иске Чаллы җирлегенә караган өч авылда да төзек, таза йортлар. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча да проблемалар юк. Биредә дистәләгән кешегә хезмәт урыннары булган сөтчелек комплексы эшләп тора. Авылларда терлекчелек фермалары бар. Механизаторларга да ихтыяҗ зур. Кыскасы, авылларда яшьләр саны кимүгә, балалар азаюга бернинди нигез дә юк кебек.

Чаллы якларында гомер-гомергә халык терлек асрап, ит, сөт сатып хәлле яши. Бүген дә җирлектә 371 баш мөгезле эре терлек булса, шуның 168 е савым сыерлары. Быел шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны былтыргы белән чагыштырганда 12 башка арткан да әле.

Иске Чаллы район авыл җирлекләре рейтингында алдынгы урыннарны биләп килә. Биредә халык белән аңлашып эшлиләр, коммуналь хезмәтләр өчен һәм салымнар түләү вакытында башкарыла. Мондый тәртипне авыл җирлегенең элекке башлыгы Флера Вафина ныклап кертеп калдырган иде. Җирлекнең бүгенге җитәкчесе Муса Исхаковка әнә шул әйбәт сыйфатларны югалтмыйча, халыкның көн дә туып торган сорау-проблемаларын уңышлы хәл итеп эшен дәвам иттерәсе.

Иске Чаллы авыл җирлегендә ел башыннан халыктан 400 тоннага якын сөт җыеп алынган. Акчага күчереп санасаң бу 5 миллион сум дигән сүз. Сөтне һәр авылда көннекен-көнгә җыеп баручы Фәрит Шәрапов (Яңа Чаллы), Фердинанд Гатауллин (Иске Чаллы), Руфия Сәләхетдинова (Бибай Чаллысы) эшеннән халык бик канәгать.

Җирлектә узган җыеннарда халык сөт җыючыларга хезмәт хакын тапшырыла торган сөт хисабыннан түгел, ә аерым булдырып түләп булмасмы икән, дигән сорау да күтәрде. Чынлап та, кабул итү бәясе болай да түбән булган сөт акчасын тагын аны җыючыга хезмәт хакы өчен дә тотып калсыннар инде. Бу мәсьәлә ачык калды. Әмма тора-бара бер чишелешен тапмасмы әле, дигән ышаныч бар. Әйтик, районда сөт заводы булдыру турында сүз бара. Завод хезмәткәрләре авыллардан сөтне үзләре җыеп алсалар, сөт акчасына керешүгә зарурлык булмас иде.

Авыл җирлеге башкарма комитеты "Кызыл Шәрык-Агро"ның шундагы филиалы белән тыгыз элемтәдә, үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Авыл юлларын тигезләү, чүп-чар түгү урыннарын карап-тәртиптә тоту өчен техника да гел кирәк була. Андый вакытта отряд тракторлары ярдәмгә килә.

Биредә халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе шактый әйбәт оештырылган. Нинди кызу җәйдә дә авыл кешеләре суга тилмермәде. Дөрес, бу эш җай барсын дисәң, шактый чыгымнар да тотарга туры килә. Җәен ике авылда су башнялары насослары янып чыга. Аларны тиз арада яңаларына алыштырып та куялар. Әмма бу җирлеккә 103 мең сум чыгым китерә. Башня тирәләрен койма белән дә әйләндереп алалар. Анысы да 93 мең сумга төшә. Әле авыл урамнарына ут керткәндә Чистай энергетикларына башкарган эшләре өчен 470 мең сум бурычлары калган булган. Бу эш-мәшәкатьләрдә халыктан җыелган үзара салым да зур ярдәм булып тора.

Җыенда проблемалы мәсьәләләр дә калкып чыкты. Иске Чаллы отряды җитәкчесе Мидхәт Гадиев (?) халыкның терлекләрен иректә йөртүе аркасында кырдагы игеннәрнең зур зыян күрүенә борчылып чыгыш ясады.

-Көнбагыш кырында көтү-көтү мал-туар йөри. Бу бит безнең механизаторларыбыз тырышлыгын юк итү. Күпме чыгым тотып, хезмәт куеп та авыл тирәсендәге кырлардан рәтле уңыш ала алмыйбыз,-ди Мидхәт Гадиев.

Залда утырган халык та бу хәлгә ачуланып:

-Кемнәр терлеге йөргәнен беләсез бит, нигә чарасын күрмисез?-диешә башлады.

Әнә отрядта 80 гектар мәйданда орлык алу өчен люцерна чәчкәннәр. Үлән яңгырлардан соң бик матур күтәрелгән. Әмма ул басуга да терлекләр кергәли башлаган.

Билгеле, алга таба мондый хәл дәвам итсә, малларын караусыз чыгарып йөртүче хуҗалардан уңышка китергән зыянны меңәр сумнар белән түләтә башларга мөмкиннәр.

Иске Чаллы мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова уку йортындагы яңалыклар белән таныштырды. Әлеге мәктәп бюджеттан тыш керем алу буенча район күләмендә һәрчак макталып килде. Быел да алар җиләк-җимештән, яшелчәдән, бигрәк тә слива, чия, төче чия, алмадан зур уңыш алганнар. 30 сутый мәйданда суган, сарымсак үстергәннәр, алары да бик уңган. Үзләреннән арткан продукцияне район үзәгендә, Казанда узучы ярминкәләрдә саталар да.

Яңа уку елына да, үз акчаларын тотып, бик әйбәт әзерләнгәннәр. Инде мәктәпнең укучылары кимемәсен дип кенә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев