Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чисталык икеайлыгы дәвам итә

Үзебезгә дә рәхәт, кунакларга да күңелле булсын Елның чәчәккә-яшеллеккә төренгән иң матур да, мәшәкатьле дә аен акрынлап киметәбез. Бәйрәмнәргә әзерләнеп, авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен чистарттык, тәртипкә китердек. Әмма тынычланырга иртәрәк әле: тырмалаган, чүп-чары җыелган койма буйлары, тыкрыкларда мул яңгырлардан соң гөрләп кычыткан, алабута ише әрсез үләннәр үсә башлады. Димәк, кабат...

Үзебезгә дә рәхәт, кунакларга да күңелле булсын

Елның чәчәккә-яшеллеккә төренгән иң матур да, мәшәкатьле дә аен акрынлап киметәбез. Бәйрәмнәргә әзерләнеп, авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен чистарттык, тәртипкә китердек.

Әмма тынычланырга иртәрәк әле: тырмалаган, чүп-чары җыелган койма буйлары, тыкрыкларда мул яңгырлардан соң гөрләп кычыткан, алабута ише әрсез үләннәр үсә башлады. Димәк, кабат кулга эш кораллары, бу юлы инде чалгы-сәнәкләрне алырга кирәк булачак. Уңган йорт хуҗасын капкасын ачып кергәнче үк танырлык булсын иде ул.

Урам юллары бер кат тигезләнсә дә, май яңгырлары безнең якның үзле балчыклы туфрагын җебеткәч кайбер авылларда бу юллар тоташ чокыр-чакырга әйләнеп бетте. Авылларда шәхси тракторлары булган уңганнар аз түгел, алар белән килешү төзелсә, егетләр урамнарны тигезләп үтүдән баш тартмас иде, мөгаен. Гомумән, бу эшне әйткәнне көтми дә эшләүчеләр дә бар бит.

Быел Татарстанда елга-күл ярларына, су буйларына аеруча игътибар зур, 2016 ел аларга багышлана. Безгә дә елтыр күзле күлләребезне, зур елгаларны туендыруга үз өлешләрен кертүче инешләребезне кайгыртырга, ярларын гел чистартып торырга кирәк. Районыбыз символы Актайны Базарлы Матак мәктәбе укучылары шефлыкка алган, укучылар яр буйларыннан чүп-чарны җыештырып торалар. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: әгәр олылар чүпләмәсә, ял иткән урыннарда үз артларыннан буш шешә, полиэтилен пакет, ашамлык калдыклары калдырмаса, балаларга да эш аз булыр иде бит.

Әйләнә-тирәбезне чиста тоту ансат эш түгел, еш кына җыештыру эшләрен оештырырга акчасы да җитеп бетмәскә мөмкин (әйтик, трактор, йөк машинасы ялларга). Авыл юлларын тәртипкә китерү өчен дә акча кирәк. Монда инде үзара йөкләнгән салым средстволарыннан файдаланырга була. Күп кенә авылларда референдум үткәргәндә үк инде ул салыиның бер өлешен нәкъ менә юлларны җайлауга тотарга килешкән иделәр. Билгеле, бу салымны 12 айга бүлеп түләгәндә бер җәйдә әллә ни эш майтарырлык акча җыелмас. Ә менә берьюлы түләп куйсаң, дәүләт тә безнең һәр бер сумыбызга үзенекен 4 сум өстәп бирсә, авылларыбызның юлларын тазарту, димәк, үзебезгә үк өстәмә уңайлылык мөмкинлеге тудыру өчен акча да җитә языр иде. Әйтүләренчә, дәүләт 1 сумга 4 сум өстәүне 2018 елдан бераз "кисәргә" - 1 сумга 2 сум гына калдырырга җыена икән.

Чисталык икеайлыгы башланыр алдыннан ук инде районда иң чиста төзек авылга, йортка конкурс игълан ителгән иде. Икеайлык тәмамланып килә, аның белән бергә конкурска нәтиҗәләр чыгару вакыты җитә. Иң матур өй хуҗаларын Сабантуй мәйданына чакырып, бүләкләячәкләр бит.

Алда - ямьле җәй, күңелле Сабантуй, ялга кайтачак туганнар, балалар, оныклар… Үзебезгә дә рәхәт, алар да гаепләмәслек булсын иде, дип, авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен тагын бер җыештырып алыйк әле. Елмаеп-көлеп, хуҗаларын данлап торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев