Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чүп-чарны аерып җыя башладылар

Район хакимияте бинасында, район үзәге мәктәпләрендә, хастаханәдә, зур кибетләрдә көнкүрештә файдаланылган батарейкаларны җыю өчен өстәмә махсус контейнерлар урнаштырылды.

Тиздән алар авылларда да куелачак.

1 апрельдән районда чүп-чарны аерып җыю ысулы гамәлгә кертелде. Каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнүче " Экосервис" ҖЧҖ экология мәсьәләләренә зур әһәмият бирә.

-Теләсә кая ташланган батарейкалар грунт суларын, туфракны һәм анда үскән барлык тереклекне авыр металлар белән пычрата. Файдаланылган батарейкаларны аерым җыеп, без әйләнә-тирәбезнең һәм бөтен планетаның чисталыгы, имин саклануы өчен көрәшәбез. Бүген без район үзәгендә кеше күп җыела торган урыннарда махсус контейнерлар урнаштырдык. Озакламый алар авылларда да барлыкка киләчәк. Җыелган батарейкаларны Түбән Новгородка эшкәртү заводына озатачакбыз,-диде безнең газета хәбәрчесенә "Экосервис" директоры урынбасары Марат Миңнеханов.

-Чүп-чарны аерып җыю - цивилизацияле ысул. Бу мәсьәләдә олылар балаларга, яшьләргә үрнәк күрсәтсен иде. Чүп теләсә кая аунарга тиеш түгел.

Табигатьне пычратабыз икән, экологиягә зур зыян салабыз, дигән сүз. Ә бит бу планетада безнең балаларыбызга, оныкларыбызга яшисе,-дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев.

Гамәлдән чыккан батарейкаларны эшкәртү алардагы кыйммәтле компонентларны икенче тапкыр - фармацевтикада һәм медицинада кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев