Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чыгарылыш укучыларының күпчелеге БДИ тапшырыр өчен җәмгыять белемен сайлаган

Быел районыбыз урта гомумбелем мәктәпләрен тәмамлаучы 72 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак.

БДИ тапшыру процедурасы елның елында үзгәреш кичерә. Быел да сынаулар буенча контроль-үлчәү материалларына (КИМ) кайбер яңалыклар кертелә. Болар хакында безгә дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Алсу ЗӘЙНУЛЛИНА сөйләде.

БДИ тапшырасы укучылар турындагы барлык кирәкле мәгълүматлар Төбәк мәгълүмат системасына кертелгән. Чыгарылыш сыйныфлары укучылары нинди фәннәрдән БДИ тапшырасыларын 1 февральгә кадәр сайлап куйганнар инде. Элеккечә, сайлап алына торган фәннәр арасында җәмгыять белеме иң популяры булып кала. Аңа быел 28 чыгарылыш укучысы өстенлек биргән. 13 укучы -физиканы, 4 есе - рус әдәбиятын, 6 шар кеше - тарихны һәм инглиз телен, 3 - химияне, 2 кеше информатика һәм ИКТ сайлаган. 1 укучы географиядән сынау тапшырачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарында мәҗбүри тапшырасы фәннәр исемлеге быел да үзгәрми. Алар ике: рус теленнән (аның нәтиҗәләре илнең барлык вузларына кергәндә исәпкә алына) һәм математикадан - база яисә профиль дәрәҗәсе (укучы теләгәнен сайлый).

Рус теленнән биремнәр структурасы быел үзгәрешсез кала, ул кыска җаваплы биремнәрдән һәм эсседан тора.

Ә математикадан имтихан узган елдагыча ике дәрәҗәгә бүленә. Чагыштырмача гади база сынавы биш баллы шкала буенча бәяләнә. Аның нәтиҗәләре вузга кергәндә кабул ителми, алар аттестат алу өчен генә кирәк. Ә профильле имтихан күпкә катлаулырак, аны нигездә математикадан имтихан мәҗбүри булган техник вузларга укырга керерегә ниятләүче яшьләр тапшыра.

Быел районда 35 чыгарылыш укучысы профиль дәрәҗәсендәге математиканы сайлаган. 69 кеше - база дәрәҗәсен, ә БДИ да катнашучы 30 укучы математикадан ике дәрәҗә сынауны да тапшырачак. Җәмгыять белеме, чит телләр, әдәбият, тарих һәм география фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы 2017 елда да нигездә былтыргы тәртиптә узачак.

Ә менә физика, химия һәм биология фәннәреннән КИМнар шактый үзгәреш кичергән. Бу өч фән буенча имтиханнар структурасыннан вариантлар исемлегеннән бер дөрес җавапны сайлап алуны күздә тотучы тест өлеше тулысынча бетерелгән. Аның урынына кыска җаваплы биремнәр җыелмасы шактый киңәйтеләчәк.

БДИ тапшыру белән бәйле барлык рәсми документлар Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) сайтында урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев