Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында дистәләгән кеше Хач ману бәкеләрендә коенып рухын ныгытты

Бүген православие христианнары иң олы чиркәү бәйрәмнәренең берсе булган Хач мануны (Крещение Господне) билгеләп үтәләр. Хач ману бәкеләре район үзәгендә, Чуаш Шәпкәсендә, Коратада, Түбән Колчуринода ясалды. Төнлә һава температурасы 12 градус салкын торса да, изгеләндерелгән бозлы суга чумучылар байтак булды. 18 гыйнвар кичендә Базарлы Матактагы Изге Троица храмында район благочинные...

Бүген православие христианнары иң олы чиркәү бәйрәмнәренең берсе булган Хач мануны (Крещение Господне) билгеләп үтәләр.

Хач ману бәкеләре район үзәгендә, Чуаш Шәпкәсендә, Коратада, Түбән Колчуринода ясалды. Төнлә һава температурасы 12 градус салкын торса да, изгеләндерелгән бозлы суга чумучылар байтак булды.

18 гыйнвар кичендә Базарлы Матактагы Изге Троица храмында район благочинные Андрей атакай бәйрәм гыйбадәте үткәрде. Ә төнлә Базарлы Матак буасында ул Суны бөек изгеләндерү (Великое освещение воды) йоласын башкарды. Әлеге чаралар күп кеше катнашында узды.

Хач ману бәйрәменә көннәр гадәттә зыкы салкын була торган иде. "Хач ману суыклары" дигән гыйбарә дә шуннан килә бит. Православныйлар әлеге изге бәйрәмгә көннәрнең суытуын үзләре дә көтә. Янәсе, бәйрәмнең төп бизәге, асылы да битне өтә торган суык булуда. Минус 12 градусны күпләр чагыштырмача җылы һава дип кабул иттеләр.

Базарлы Матак буасы янына төнге сәгать 12 гә шактый кеше җыелган иде. Буа өстендәге бозны хач формасында кисеп, бәке-иордань уелган. Суга төшәргә-менәргә басма, киенү-чишенү өчен тактадан ширма да ясалган.

Бәкедәге суны изгеләндергәч, Андрей Зиньков җыелган халыкны олы бәйрәм белән тәбрикләде. Район башлыгы Александр Никошин да биредә иде. Ул да православныйларга җылы теләкләрен җиткерде.

Шуннан соң байтак кеше изгеләндерелгән суга чумарга әзерләнә башладылар. Биредә "Ашыгыч ярдәм" бригадасы, коткаручылар кизү торды. Әмма аларга беркемгә дә ярдәм күрсәтергә туры килмәде. Бозлы бәкегә төшүчеләрнең күбесе тәҗрибәле "моржлар" булып чыкты - инде берничә елдан бирле кышкы суда коеналар икән. Суга чумучыларны җыелган халык та хуплап, үзләренең теләктәшлеге белән җылытып диярлек тордылар.

Коенучылар арасында хатын-кызлар да бар. Мин тәнне өтәрдәй салкын суга беренчеләрдән булып чумган ханым янына килдем.

-Мие Йолдыз поселогыннан Майя Гафурова,-ди ул. -Һәр елны Хач ману бәйрәмен көтеп алам, су коенам. Сәламәтлеккә бик файдасын күрәм. Суык тиеп чирләгәнемне хәтерләмим. Бүген дә рәхәтләнеп чумдым. Тәнем әле дә кызышып тора. Оештыручыларга рәхмәт, коену өчен барын да уңайлы ясаганнар.

Чуаш Кичүе авылыннан бертуган Сергей һәм Андрей Дормидонтовлар бөтен гаиләләре белән килгәннәр. Алар үзләре дә, балалары да суга чумды.

-Хач ману коенулары тәнне дә, рухны да ныгыта. Яңадан тугандай буласың,-ди алар.

Бәкегә чумып чыгучыларга туганнары коры киемнәр, кайнар чәй белән каршы алалар. Яр буендагы автобуста да район мәдәният йортында эшләүче кызлар кайнар чәй, коймак белән сыйлап тордылар.

Күпләр бәкедәге изге суны савытларга тутырып өйләренә алдылар. Әлеге суның дәвалау үзлеге бар, ул ел буена үзенең көчен югалтмый, дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев