Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында халык җыеннары башланды. Авылда автосервис, чәчтараш ачып та акча эшләргә була бит – Карга җыенында шул мәсьәлә күтәрелде

Гыйнвар, февраль - узган елга нәтиҗәләр ясап, яңасына планнарны барлый торган айлар. Бу атнада район авыл җирлекләрендә дә шундый җыеннар башланды. Анда район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннарның беренчесе 16 гыйнварда Каргада узды. Җыен авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы форматында үтте. Халык та күп җыелган иде. Карга -...

Гыйнвар, февраль - узган елга нәтиҗәләр ясап, яңасына планнарны барлый торган айлар. Бу атнада район авыл җирлекләрендә дә шундый җыеннар башланды. Анда район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре дә катнаша.

Әлеге җыеннарның беренчесе 16 гыйнварда Каргада узды.

Җыен авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы форматында үтте. Халык та күп җыелган иде.

Карга - районда бар яктан да макталучы җирлек. Авыл башлыгы Рамил Минһаҗевның былтыр башкарылган эшләр турындагы чыгышы да шактый тулы иде. Каргада 145 хуҗалык бар, 456 кеше исәпләнә. Халык биредә эшкә аптырамый - авылга орынып диярлек торган, 5 мең баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексына гел эшче куллар кирәк. Авылның 22 кешесе "Алексеевскдорстрой"да хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. Бюджет системасында мәшгульләр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр байтак. Халыкның бары дүрттән бере генә пенсионерлар. Бу исә авылда яшьләрнең, урта буын халыкның күп булуы хакында сөйли. Хәер, балалар саны да шуны күрсәтә - мәктәпкәчә яшьтәгеләр 53 булса (шуларның 17 се балалар бакчасында тәрбияләнә), мәктәптә 37 укучы белем ала. Узган ел авылда 6 бала туган, 7 кешене бакыйлыкка озатканнар.

Авыл җирлегендә билгеләнгән планнар, бурычлар үтәлсен өчен аның салым тупланышы да яхшы булырга тиеш. Бу яктан Карганың күрсәткечләре мактарлык: барлык төр салымнар да тулысы белән диярлек җыелган. Шулай ук авылдагы яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелүче үзара салымны түләүдә дә халык активлык күрсәтә. Монда үзара салымны беренче-икенче кварталда ук җыеп бетерәләр дә, республиканың шуңа дүртләтә бирелә торган ярдәмен алып, җәй айларында барлык эшләрен башкарып та куялар.

Каргада инде юллар күптәннән әйбәт. Аларга якташлары, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев тә даими булышып тора. Менә узган ел авылның югары очындагы урамнарга да үзара салым хисабына вак таш җәелгән.

Үзара салымның бер өлеше халыкны су белән өзеклексез тәэмин итүгә, урам утларына тотылган. Быел да су системасын яхшырту буенча җитди эшләр башкарырга торалар.

Авыл зираты матур итеп тотып алынган. Карга уртасында менә дигән ял паркы бар, урамнар төзек, йортлар зур, таза. Социаль учреждениеләр биналары төзекләндерелгән, анда халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.

Рамил Минһаҗев авылда тормышны тагын да җанландыру буенча планнары белән дә уртаклашты. Монда халыкта 127 автомобиль исәпләнә. Нигә берәр егеткә шуларга хезмәт күрсәтә торган автосервис ачып җибәрмәскә, ди авыл башлыгы. Авылда чәчтараш хезмәте күрсәтүне оештырырлык хатын-кызлар да бар. Шулай ук камыр ашлары пешереп сатарга да мөмкин булыр иде. Электрикка, аяк киеме, өс киеме ремонтлаучы осталарга халыкның гел йомышы төшә.

-Авыл җирендә төзелеш эшләре дә бетеп тормый, шуларга гел осталарны читтән эзлибез,-ди Рамил Минһаҗев. - Бер бригада төзеп, анысын да үзебездә булдырыйк.

Каргада мал-туарны күп асрыйлар.Халык сөт, ит сатып тормышын ныгыта, балаларын укыта, башлы-күзле итә. Тырыш, булдыклы кешеләргә хөкүмәт тә күп төрле ярдәм күрсәтеп тора. Тәвәккәлләп алынырга гына кирәк.

Җыенда халык үзен борчыган байтак сорауларга җитәкчеләрдән, оешмалар вәкилләреннән җаваплар да алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев