Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында хисап сессиясе: районда икътисадны үстерү буенча ныклап эшлисе бар

Муниципаль район советының 2016 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан сәнәгать министры урынбасары Булат Хуҗиәхмәтов катнаштылар.

Район мәдәният йорты каршында бүген хуҗалыкларда кулланылучы заманча яңа техника күргәзмәсе оештырылган иде. Бу куәтле тракторларның һәркайсы элеккеге берничә тимер атны алыштыра. Иң мөһиме, мондый яңа техника авылларга кайтып тора. "Кызыл Шәрык-Агро"да трактор һәм комбайннар паркы һәрдаим яңартыла, "Хузангай" җәмгыяте дә сөрү җирләре арта барган саен яңа техника сатып ала тора.

Мәдәният йорты фойесында исә депутатларны һәм кунакларны Әлки җирендә үстерелгән уңыш күргәзмәсе каршы алды. Шулай ук район мәктәпләрендә эшләнгән робот техникасы үрнәкләрен дә һәркем кызыксынып карады.

Утырышта "Районның узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында" доклад белән муниципаль район башлыгы, совет рәисе Александр НИКОШИН чыкты.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, узган ел районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 7 процентка арткан һәм 3 миллиард 988 миллион сум тәшкил иткән. Үзебездә җитештерелгән сәнәгать продукциясен сату, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме дә арткан һәм 228,7 миллион сумлык булган. Халыкның айлык акчалата керемнәре бер кешегә исәпләгәндә уртача 13540 сумга җиткән.

Былтыр икътисадны һәм социаль тармакны үстерүгә район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 1 миллиард 166 миллион сум инвестицияләр җәлеп ителгән. 23,4 чакрым озынлыгында юллар ремонтланган һәм реконструкцияләнгән. Шулай ук 2016 ел дәвамында 68 торак йорт төзелеп файдалануга тапшырылган.

Район авыл хуҗалыгында бүген 1,3 мең кеше хезмәт куя. Былтыр аларның уртача айлык хезмәт хакы, алдагы елгыдан 15 процентка артып, 15 мең 773 сум тәшкил иткән. Нигездә "Кызыл Шәрык-Агро"агрохолдингының һәм "Хузангай" ҖЧҖ нең нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында Әлки районы мөгезле эре терлекләр саны буенча республикада алдынгы урыннарны били. Бездә 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә 28 баш терлек исәпләнә. Узган елда районда 133 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган, аларның гектардан уртача уңышы 32 центнер тәшкил иткән. Районда 28 гаилә фермасы исәпләнә, 2016 елда алар 1093,7 тонна сөт, 71,4 тонна ит җитештергән.

Александр Никошин хисап докладында район тормышының һәр тармагындагы эшчәнлекне анализлады, уңышларны һәм җитешсезлекләрне атады, проблемаларны хәл итү юлларына тукталды.

Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясап, "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк-Көнчыгыш филиалы җитәкчесе Искәндәр ХӘЙРУЛЛИН агрохолдингның тулаем һәм райондагы эшләре хакында сөйләде. "Кызыл Шәрык-Агро"ның Татарстанда 221 мең гектар җире бар икән. 14 ел эчендә 13 мегаферма төзелгән. Бик күп иске терлекчелек корпуслары ремонтланып, аларда маллар асрала башлаган. Техник культуралар игү буенча да алар республикада нәтиҗәле эш алып бара. Әйтик, былтыр 93 мең тоннадан артык кукуруз бөртеге җыеп алганнар. Дөрес, табигать шартлары соңгы нәтиҗәгә шактый хилафлык китергән.

Районыбызда "Кызыл Шәрык-Агро"ның 30 мең башка якын мөгезле эре терлеге бар. Шуның 10457 се савым сыерлары. Терлекчелектә 520 кеше хезмәт куя. Былтыр һәр сыердан 5469 ар килограмм сөт савылган.

Искәндәр Хәйруллин агрохолдингның 2017 елга планнары белән дә уртаклашты. Әйтик, быел Иске Әнҗерәдә, Карамалыда, Алпарда, Иске Салманда элекке терлекчелек корпусларын ремонтлап, маллар асрый башлаячаклар икән. Димәк, халык өчен өстәмә эш урыннары булачак.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать ӘКБӘРОВның республика вәкилләренә тәкъдимнәре, үтенечләре шактый булды. Мини-ферма төзүгә 200 мең сум субсидия алу өчен сыерлар санын 8 гә җиткерү каралган, шуны 5 башка калдыруны программага кертеп булмасмы, ди авыл башлыгы. "Чиста су" программасына районнарны күбрәк кертү мөмкинлеге дә булсын, бу авыл халкын су белән тәэмин итүне тагын да яхшыртыр иде, дигән фикерен дә әйтте ул. Фәргатьнең тагын бер тәкъдиме: авыл җирлекләре өчен грант суммаларын да арттырасы иде.

Республика сәнәгать министры урынбасары Булат ХУҖИӘХМӘТОВ исә кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталды, бу җәһәттән районыбыз эшмәкәрләренә кызыклы булырдай яңалыклар белән таныштырды.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга ПАВЛОВА Әлки халкының республика икътисадына лаеклы өлеш кертүен билгеләп узды. Ул шулай ук Татарстаннан сайланган депутатларның Думада республика мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүләре хакында сөйләде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий КАМАЛТЫНОВ үз чыгышында районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә тотрыклы эшләвен бәяләп үтте. "Әмма сездә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбәнрәк әле",-ди республика җитәкчесе.

Ул шулай ук әлкилеләргә районның икътисадын тотрыклырак итү өчен җитди адымнар ясарга кирәклеген ассызыклады.

-Сезгә җитештерүне арттырырга, эшмәкәрлекне үстерергә кирәк. Бу үз керемнәрегезне күбәйтергә мөмкинлек бирер иде. Ул чакта салым базасы да ныгыр, хезмәт хаклары да үсәр, тормыш дәрәҗәсе дә күтәрелер, -ди Юрий Камалтынов.

Ул депутатлар күтәргән кайбер сорауларга да ачыклык кертте. Республика җитәкчесе Әлки халкына хезмәт уңышлары, имин тормыш теләде.

Күбрәк фотоларны карарга

читайте также В селе Базарные Матаки состоялась ярмарка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев