Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында хәйриячеләр мохтаҗларны газетага язылдыра

Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, җилкәсенә төшкән авырлыкны күтәрешү, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе, моңа киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле. Соңгы вакытта башкаларга риясыз булышуны хәйриячелек дип атыйлар. Аның да төрләре чиксез. Әле менә якыннарыңа, туганнарыңа вакытлы матбугатка...

Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, җилкәсенә төшкән авырлыкны күтәрешү, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе, моңа киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле.

Соңгы вакытта башкаларга риясыз булышуны хәйриячелек дип атыйлар. Аның да төрләре чиксез. Әле менә якыннарыңа, туганнарыңа вакытлы матбугатка подписка рәсмиләшетереп, бүләк итү дигәнне уйлап таптылар. Бигрәк әйбәт нәрсә бит: бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми мондый бүләк. Ярты ел буе атнасына ике тапкыр район газетасы я булмаса башка газета, ай саен тирән эчтәлекле журнал килеп тора һәм берәүнең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшерә.

Әйе, даими үскән бәяләр вакытлы матбугат чараларын да кыйммәтләндерде. Ярты елга 600-800 сумга бер газета я журналга гына язылу да кемгәдер авыр. Ә укырга барыбыз да яратабыз. Бигрәк өлкән буын гәзиттән башка яшәргә күнекмәгән, алар почта килгәнне көтеп ала һәм район я республика газетасын беренче хәрефеннән актыккысына кадәр игътибар белән укый. Уку - бер ләззәт ул. Һәм башкаларны газетага яздыручылар шушы ләззәтне бүләк итәләр булып чыга.

-Менә берничә ел инде ялгыз яшәүчеләрне, күп балалы гаиләләрне, инвалидларны район газетасына хәйриячеләр ярдәме белән яздырабыз. Бу эшкә оешма-учреждениеләре җәлеп ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән хатлар язып таратабыз. Вакытлы матбугатка язылу мөмкинлеге булмаганнар исемлеген төзедек. Шулай итеп аз керемле әлкилеләргә район хәбәрләре белән танышып бару мөмкинлеге бирәбез,-ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова.

Быел ул әйткән исемлеккә 445 фамилия кертелгән. Кайбер оешмалар коллективлары үзләре генә язылып калмыйча, күп балалы берничә гаиләне, ялгызларны "Әлки хәбәрләре"нә яздырып та куйганнар. Шулай итеп 112 кешегә подписка рәсмиләштерелгән.

Әйтик, район советы 8 кешегә, башкарма комитет - 20, мәдәният бүлеге - 10, Пенсия фонды 8 кешегә киләсе елның беренче яртыеллыгында үз газетабызны уку мөмкинлеге бүләк иткән.

Район газетасы редакциясе дә бу игелекле эштән читтә калмады, 13 якташыбызны үзебез яратып, тырышып чыгара торган "Әлки хәбәрләре"нә яздырып та куйдык инде.

Вакытлы матбугатка язылу әле дәвам итә. Газетага, бигрәк тә район газетасына бик күп бурычлар йөкләнә: кешеләргә дөрес һәм оператив мәгълүмат җиткерү, туган ягыбыз елъязмасын булдыру, дәүләт, республика, район җитәкчелеге сәясәтен аңлату, яңалыклар белән таныштыру, хокук һәм бурычларыбыз турында сөйләү һ.б, һ.б. "Әлки хәбәрләре" - һәр әлкилегә иң якын торучы мәгълүмат чарасы. Шуңа күрә идеалда аны бөтен кеше алдырырга тиеш. Ә инде кемнеңдер моңа матди мөмкинлеге юк икән, хәлле туганы, дусты, күршесе, авылдашы ярдәм итә ала. #Якыннарыңны язылдыр, #Әти-әниләреңне язылдыр акциясенең асылы да шунда бит.

Фикерләр

Рәис Галләиов, Пенсия фонды идарәсе начальнигы:

-"Әлки хәбәрләре"нә райондашларны яздыруны әйбәт, игелекле эш дип саныйм. Мин генә түгел хезмәттәшләребез дә шулай уйлый. Чын күңелдән риза булып, 8 кешегә 2017 елның беренче яртысына подписка рәсмиләштердек. Кемнәр икәнен без беләбез, әмма үзләренә әйтүне кирәк санамыйбыз, яхшылык эшләдем дип сөйләнеп йөрү дөрес түгел бит. Сөенеп укысыннар, районда ниләр барын белеп, яңалыклар белән танышып торсыннар.

Замирә Фәхретдинова, пенсионер, Базарлы Матак:

-Мине газетага яздырганнар, дисезме? Алланың рәхмәте яусын ул кешеләргә, эшләрендә, тормышларында гел уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә. Бик сөендерделәр. Район газетасын көтеп алам, башыннан ахырынача укыйм. Инде күзләрем дә начар күрә, шулай булса да, күзлек киеп укыйм газетаны. Яшем туксанга таба барса да, тормыш белән кызыксыну бетми икән ул. Олы рәхмәт игелекле яшьләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев