Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында җиде яшьтән алып җитмеш яшькә кадәргеләр чаңгы ярышында катнашты. ФОТО

Узган шимбәдә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Анда Иске Матак, Иске Кората авыл җирлекләре чаңгычылары иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Суык кышлар соңгы елларда сагындыра башлаган иде инде. Бу кыш исә ничек кенә холкын күрсәтә. 4 февраль көнне дә үзе кояшлы, үзе зыкы салкын булды.

Район беренчелегенә күп кенә авыллардан иң оста чаңгычылар килгән иде. Алар үзләрендә үткән ярышларда җиңүләр яулап, район үзәгендә финал ярышларында катнашу хокукын алганнар.

Узыш башланыр алдыннан чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова сәламләде. Ул кышкы спорт белән шөгыльләнүнең күңел күтәренкелеге бирүен, сәламәтлекне ныгытуын билгеләп үтте, чаңгы юлына баскан һәркемгә уңышлар теләде.

Ярышка башта иң җитезләр - 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр кузгалды. Берникадәр вакыттан 31-40 яшьтәгеләргә старт бирелде. Ә алардан соң 41-60 яшьлекләр, аннан өлкәнрәкләр чаңгы юлыннан алга ыргылды.

Шулай итеп, ир-егетләр арасында -дүрт, хатын-кызлар арасында өч төркемдә узыш оештырылды. Ирләр өч километрлы, гүзәл затлар ике километрлы дистанциядә узышты.

Озак та үтмәде, беренче ярышка кузгалучыларыбыз финиш сызыгына килеп тә җиттеләр. Юхмачыдан Илфар Вәлиәхмәтов (20-30 яшьлекләрдән) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Аның үкчәсенә басып диярлек Иске Чаллыдан Разил Фәтхетдинов килде.

31 дән 40 яшькә кадәргеләр арасында ярыш аеруча кискен барды. Бу төркемдә узышучылар күбрәк тә иде. Алар арасында Иске Кората авыл җирлегеннән Юрий Гордеевка тиңнәр булмады. Финишка икенче булып Каргадан Мансур Гатин килеп җитте. Өченче урында -Иске Камкадан Илфат Дәүләтшин.

41-60 яшьлекләр төркемендә Иске Матактан Николай Ирдинкин дистанцияне иң беренче булып узды. Икенче, өченче урыннарны шул ук җирлектән Василий Ермолаев һәм Каргадан Рамил Садыйков яуладылар.

60 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар үзләренә карата аеруча зур хөрмәт уятты. Җиденче дистәне ваклаганда да спорт белән шөгыльләнүне дәвам итүче, үзләрен яшьләрдәй формада тотучы өлкәннәребезгә сокландык та, куандык та. Ә алар арасында чемпион исемен Иске Матактан Николай Ефимов яулады. Икенче булып финиш сызыгына Юхмачыдан Салих Вәгыйзов, өченче - Базарлы Матактан Исмәгыйль Хәмидуллин килеп җиттеләр.

Хатын-кызлар арасында яшьләр төркемендә Сихтермә-Хузангай авылыннан Светлана Гордеева җиңүче булды. Ә Иске Чаллы кызлары Ләйсән Вәлиәхмәтова һәм Рәзилә Гыйниятуллина икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

41-55 яшьлекләр арасында беренче-икенче урыннарны Иске Коратадан Людмила Пастухова һәм Иске Камкадан Рәхимә Әхмәтҗанова яуладылар. Өлкәннәр арасында Иске Матактан Галина Исаева иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ә Чуаш Кичүеннән Нәфисә Гыйльметдинова финишны икенче булып "яулады".

Җиңүче чаңгычыларга дипломнар һәм бүләкләрне район башлыгы Александр Никошин тапшырды. Бәйгенең иң яшь чаңгычысы - Сихтермә-Хузангайдан җиде яшьлек Матвей Гордеев та район башлыгы кулыннан бүләк алды. Ул чаңгыда әтисе белән тулы дистанцияне узды.

11 февральдә районда "Россия чаңгы юллары" ярышы үткәрү күздә тотыла. Анда ГТО нормативларын үтәү мөмкинлекләре дә тудырылачак. Барлык райондашлар әлеге илкүләм чаңгы бәйгесендә катнашырга чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев