Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ике яшь әни беренче балалары өчен Татарстан Хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум түләүне алды

Районыбызда ике яшь әни беренче балалары өчен Татарстан Хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум түләүне алды.

Бала - илнең куәте. Дәүләтебезнең киләчәге өметле һәм имин булсын өчен балаларның күп тууы кирәк. Илебездәге де­мография вәзгыятен яхшырту, бала үстерүче гаиләләргә ярдәм итү максатында бүген бик күп чаралар күрелә.

Татарстан Хөкүмәте быелның февралендә кабул иткән карар­да исә авыл җирендә яшәүче әниләргә мат­ди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Бу хак­та җентекләп белешү өчен без республика матди ярдәм үзәгенең район бүлеге мөдире Лилия Дормидонтова­га мөрәҗәгать иттек.

- Республика Мини­стрлар Кабинетының "Даими рәвештә авыл җирендә яшәүче хатын- кызларга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү турында" карары нигезендә быелның 1 гыйнварыннан авыл­да яшәүче, 25 яшькә кадәр беренче балала­рын тапкан хатын-кыз­ларга - 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче ба­лаларын тапкан хатын- кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлгә керде,-ди Ли­лия Карибулла кызы.

- Әниләргә әлеге матди ярдәм нинди шартларда күрсәтелә?

-Бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң ту­ган булу зарур. Ә әни кешенең Россия Фе­дерациясе гражданы булуы шарт. Шулай ук бәби тапкан хатын- кызның моңа кадәр ким дигәндә өч ел Та­тарстан Республика­сы территориясендәге авыл җирендә яшәве мөһим. Республика т е р р и т о р и я се н д ә г е авыл җирендә даи­ми яшәү факты исә паспортта шул хак­тагы язу белән расла­на. Монда, билгеле, шәһәр категориясенә кермәгән торак пун­ктлар, ягъни авыллар, бистәләр хакында сүз бара.

-Нинди очраклар­да бала тапкан хатын- кызларга әлеге түләү бирелмәскә мөмкин?

-Әгәр бәби тапкан хатын-кыз ата-ана хо­кукларыннан мәхрүм ителсә яисә хокуклары чикләнсә (шул исәптән алданрак туган бала­ларына карата да), яки бала тулысынча дәүләт карамагында булса, әни кешегә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнми.

Хатын-кыз үлеп китсә я булмаса ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителсә, түләү баланың әтисенә яки опекуны­на бирелә. Бу очрак­та да шул ук шартлар (ананың яше, ананың авыл җирендә даими яшәү вакыты, ул тапкан балалар саны) исәпкә алына.

Шунысы да мөһим: бер тапкыр бирелә тор­ган түләүне алу өчен социаль яклау бүлегенә бала туган көннән соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Лилия Дормидонтова әйтүенчә, районыбызда ике яшь әнигә инде бер тапкыр бирелә торган әлеге түләү билгеләнгән. Без аларның бер­се - Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Иветта Тимирзина белән сөйләштек.

Иветтага 22 яшь. Ул шәфкать туташы, ире Николай эшмәкәр. Берен­че балалары Алексей быел 27 гыйнварда дөньяга килгән.

-Татарстан Хөкүмәтенең бала тапкан әниләр турында болай кай­гыртуы гаять сөенечле. Безнең кебек яшь гаиләләргә әлеге ярдәм бик тә ярап куя. Акчаны алгач, без аны улыбыз өчен тотачакбыз. Яшь бала өчен кирәкле әйберләр бик күп бит,-ди Иветта Тимирзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев