Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында икенче урак – көнбагыш һәм кукуруз суктыру башланды

Район басуларында көнбагыш һәм кукурузны бөртеккә суктыру, силос салу, туңга сөрү эшләре бара. Районыбызда тулы бер урак эшләре башкарасы бар әле. Быел иртә культуралар бөртеклеләрен 30 мең 572 гектарда үстереп, җыеп алдык. Хәзер игенчеләребезнең 10 мең гектардан артык мәйданда бөртек өчен кукуруз, 15 мең 414 гектарда көнбагыш суктырып аласылары бар....

Район басуларында көнбагыш һәм кукурузны бөртеккә суктыру, силос салу, туңга сөрү эшләре бара.

Районыбызда тулы бер урак эшләре башкарасы бар әле. Быел иртә культуралар бөртеклеләрен 30 мең 572 гектарда үстереп, җыеп алдык. Хәзер игенчеләребезнең 10 мең гектардан артык мәйданда бөртек өчен кукуруз, 15 мең 414 гектарда көнбагыш суктырып аласылары бар. Моңа тагын 6500 гектар силос өчен кукуруз җыеп алу мәйданын да кушсаң, янә 30 мең гектардан артык башкарасы эшләребез бар дигән сүз. Бу кичектергесез кыр эшләренә җирләрне туңга сөрү, саламнарны басулардан җыеп алу да өстәлә. Басу эшләренең әле кышка кадәр сузыласын көт тә тор.

Өзлексез яңгыр явып торганга, кукуруз, көнбагыш урагы бик акрын бара. Әйтик, кукурузның (бөртеккә) 16 проценты, көнбагышның 18 проценты гына җыелган әле. Кукуруздан уртача уңыш һәр гектардан 43 центнер тәшкил итсә, көнбагыш 16 центнерга якын бирә.

Силоска салына торган кукурузның яртысыннан артыгы җыеп алынды. Механизаторлар, явым-төшемгә карамастан, җир эшкәртүне дәвам итәргә тырышалар. Бүгенгә 20,6 мең гектар җир эшкәртелгән (шуның 4,2 мең гектары сукалау юлы белән). Бу планга карата 44 процент. "Кызыл Шәрык-Агро"ның күп отрядларында, "Хузангай" җәмгыятендә туңга сөрү эшләре тәүлек әйләнәсе башкарыла. Чөнки беләбез - көзеннән эшкәртелгән басулар гына киләсе елда мул уңыш алуга нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев