Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында кәҗәләр үрчетүче фермер Нина Агапова грант отып, 50 баш сыерга исәпләнгән ферма да төзетте

Узган ел Нина Агапова крестьян-фермер хуҗалыгы 4,5 миллион сум грант отты.

Әлеге акчага фермер 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзетте. Тиздән яңа корпуста маллар асрала башлый.
Нина Агапова җиде ел элек кәҗәләр асрау эшенә керешкән иде. Ул Түбән Биктимер авылы читендә чүплеккә, ташландыкка әйләнгән участокны алып, аны күп хезмәт куеп чистарта. Аннан шунда бүрәнәдән иркен кәҗә фермасы төзеп куйды. Янәшәдәге буш йортны сатып алып, ремонтлап, анда кәҗә сөтеннән төрледән-төрле продукция җитештерә башлады.
Бүген инде Нина Ивановна, 50 баш савым кәҗәсеннән тыш, 25 баш сыер да асрый. Былтыр ул Киров өлкәсеннән сигез нәселле сыер алып кайткан. Алар инде бозаулап, мул сөт тә бирә башлаганнар.
Фермер дүрт кешене даими эшле иткән. Хәзер аның Казандагы агросәнәгать паркында үз сәүдә ноктасы бар. Анда кызы сату итә. Үзе җитештергән продукцияне үзе үк эшкәртеп сатып та җибәргәч, сөткә кабул итү бәяләренең төшүе Нина Агаповага турыдан-туры кагылмаган да.
Нина Ивановна - югары белемле, зур тәҗрибәле бухгалтер. Аның кебек оста белгечләргә бездә ихтыяҗ һәрчак зур. Ә ул әнә яхшы белгән, күнегелгән хезмәтен ташлап, җиңелләрдән булмаган авыл хуҗалыгында үз эшен башлап җибәрде.
Сокланырлык үҗәтлек һәм тырышлык белән авырлык-лар-сынауларны җиңә барып, нинди зур хуҗалык булдырды.
Сүз дә юк, тәвәккәл һәм кыю, уңган кеше ул Нина Агапова. Аны инде тәҗрибәле кәҗә асраучы буларак бөтен Татарстанда беләләр. Телевизордан күреп, күпләр аңа тәҗрибә уртаклашырга, нәселле кәҗәләр сатып алырга дип киләләр.
Мин аңардан кәҗәләренең күпме сөт бирүе турында сорашам.
- Бер кәҗәдән уртача дүрт литр сөт савабыз. Минем рекордчы бер кәҗәм бар - ул алты литр сөт бирә. Биш литр саудыра торганнары да күп, - ди фермер.
- Ә ул сөткә сорау бармы соң?
- Кәҗә сөтен кирәксенүчеләр, яратучылар байтак. Хәзер күп балаларда сыер сөтенә аллергия - андыйлар гел бездән алалар. Кәҗә сөтеннән сыр, катык, йогурт ясыйм - Казанда алар бик яхшы сатыла,-дип җаваплый әңгәмәдәшем
Кәҗә тиз дә үрчи бит әле. Алар күбесенчә өч бәти китерә. Ә Нина Ивановнаның кәҗәләре дүрт, хәтта биш баш үрчем бирә икән.
- Беренче елларны бәтиләргә сөтне шешәдән имезә идем. Ике-өч сәгать вакытым шуңа китә иде. Хәзер инде савыттан эчәргә өйрәттем. Сөтне кайнаррак итеп ясасаң, бик яратып чөмерәләр, - дип мавыгып, яратып сөйли ул маллары турында.
Менә без яңа төзелгән сыерлар абзарында. Аның озынлыгы 40 метр, киңлеге 12 метр. Кырыйга янкорма да төзелгән. Анысында продукция эшкәртү башкарылачак. Тиздән тирес чыгару җайланмасы һәм сөтүткәргечләр куелачак. Ә бер тонналы сөт суыту җайланмасы инде урнаштырылган. Эшләр тәмамлангач, сыерлар бу корпуска күчереләчәк. Ел ахырына кадәр Нина Агапова сыерлар санын 50 башка җиткерергә уйлый.
Тынгысыз, яңа-лыкка омтылучан, һәрчак эзләнүдә булган ханымнан:
- Тагын нинди уй-планнар, идеяләр белән янасыз?-дип сорап куйдым.
- Мин җиде елдан бирле авыл туризмы оештыру турында хыялланам. Казанда да даими сатып алучыларым: "үзеңнең фермага безгә бер сәяхәт оештыр әле", диләр. Фермага сөткә килүчеләр үзләре белән балаларын алсалар, ул сабыйлар кәҗә бәтиләрен шулкадәр яраталар, аерып ала алмыйсың. Кызыксынучыларга кәҗә асрау, продукция ясау турында сөйләр идем. Бик кызыклы мәгълүматларым бар, шулар белән дә бүлешәсем килә.
- Ә аны оештыру өчен нәрсәләр кирәк соң?
- Минем сөт эшкәртү цехым туристлар җәлеп итү өчен кысанрак иде. Инде менә бу яңа корпуста продукция җитештерү цехы иркен булачак. Насыйп булса, хыялымны тормышка ашырырмын, дип өметләнәм, -ди Нина ханым ышаныч белән.
Нина Агапова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына да сөт ризыклары белән булышырга җай таба. Авыллардан өлкән яшьтәгеләр асрарга кәҗә сорап килсәләр, мохтаҗракларына бушка диярлек биреп җибәрә. Аның күңеле киң. Ә андыйларга, тапкан малын бүтәннәр белән бүлешә белгәннәргә, Ходай көч-кодрәтне дә бирә, уңыш та аларга күбрәк елмая, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев