Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында кырларны самолеттан тукландыралар (+фото)

Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә ике көннән аз гына артык вакыт эчендә "Ташбилге" отрядының 906 гектар мәйдандагы уҗым басуы минераль ашламалар белән тулысынча тукландырылды. "Ташбилге" отрядында самолет төшеп утырыр өчен махсус мәйданчыкның кипкәнен көтеп торасы юк - бу максатта Базарлы Матакның элеккеге аэродромындагы очу полосасы хезмәт итә. Мин самолетлар янына нәкъ...

Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә ике көннән аз гына артык вакыт эчендә "Ташбилге" отрядының 906 гектар мәйдандагы уҗым басуы минераль ашламалар белән тулысынча тукландырылды.

"Ташбилге" отрядында самолет төшеп утырыр өчен махсус мәйданчыкның кипкәнен көтеп торасы юк - бу максатта Базарлы Матакның элеккеге аэродромындагы очу полосасы хезмәт итә. Мин самолетлар янына нәкъ менә шунда юл тоттым. Ашламаны дымлы уҗым басуына сиптергәч бушанып калган очкыч җиргә килеп утырды. Минут эчендә аның янына ашлама төяүчеләр җыелды. Махсус төягеч җайланма тагылган тракторга бик зур капчыктагы ашламашы эләктерделәр. Трактор аны күтәреп алып самолет бункерына бушатты. Шуннан соң очкыч янә һавага күтәрелде. Монда бер артык хәрәкәт тә күрмәдем мин: һәр кеше үз эшен белеп, каушамый гына, әмма тиз арада башкарып чыкты.

Самолет әйләнеп килгәнче "Ташбилге" отрядының баш агрономы Илгиз Насыйбуллин белән язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләштек. Аның әйтүенчә, уҗым басуларының һәр гектарына 130 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелә икән. Мәйданнарның 560 гектарын көзге бодай били. Биредә менә 7-8 ел инде бодайның "Казанский" дигән сортын үстерәләр. Бу сорт ышанычлы кышлый, әйбәт уңыш бирә. Бер елны бодайның гектарыннан 39 центнерга чаклы уңыш алганнар.

Самолетка гына ышанып тормыйлар, Дилүс Латыйпов "Амазонка" сиптергече белән 122 гектар күпьеллык үләннәр басуына ашлама керткән. Илшат Галәүтдинов һәм Илдус Ситдыйков МТЗ-1221 тракторы белән иртә таңнан төнгә чаклы тырмалауда эшлиләр.

Илгиз Насыйбуллин самолет янында эшләүче егетләрне дә матап алды:

-Илдар Нурлыхаков, Алмаз Гатауллин, Ринат Зиннәттуллин эшкә таңнан ук керешәләр. шушы җаваплы эшне берничә ел башкаралар инде алар. Тракторчы Владимир Фирсов та тырышып эшли, -ди ул.

Менә самолет янә безнең янга төшеп утырды. Эшчеләр ашлама төягән арада очучы белән сөйләшеп алырга булдым. Рифат Абдуллин Уфа якларыннан икән.

-Көннәр бик матур тора. Көчле җилләрдә оча алмыйбыз бит. Әлегә эшләр җайлы бара. Бер көндә 40 ар тапкыр һавага күтәреләбез. Кичә 386 гектар җирне ашладык. Бүген дә шуннан ким булмас,-ди очучы егет.

Рифат Абдуллин, икенче очучы Геннадий Порокашев, инженер Рафаил Хабатуллин безнең районда сигезенче сезон эшлиләр икән инде. Яшәү шартларыннан, тукланудан канәгатьләр. Эшне бер минутны да югалтмыйча оештыра беләләр Әлки ягында, диләр алар.

…Көн ахырына якынлашканда таныш самолет Иске Матак басулары өстендә очып, ашлама кертә башлады. Дымлы уҗым басулары биредә дә үз вакытында ашланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев