Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрделәр

Бүген Базарлы Матакның Үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде. Яңа ел каршылап "арыган" халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр,...

Бүген Базарлы Матакның Үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде.

Яңа ел каршылап "арыган" халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр, бәйрәм котлаулары да әзерләгәннәр. Ә алып баручылар төрле уеннар да оештырдылар. Шуңа да тамашачыларга өшеп-туңып торырга туры килмәде. Әле бит шунда ук кино челтәре хезмәткәрләре кайнар чәй белән коймак та тәгъдим итеп тордылар.

Тамашада төрле җанварлар, әкият геройлары да бар иде (аларның күбесе балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре булып чыкты), алар белән бик теләп фотога төште халык.

Бирегә гармунчылар да килгән иде. Апактан Насыйбуллин Әсхәт, Иске Чаллыдан Хәмзин Касыйм, Татар Мулла авылыннан Гыйматдинов Гамил һәм башкалар яраткан гармуннарында күңелле көйләр уйнап, паркка килүчеләрне биеттеләр.

Шулай итеп, яңа ел мәҗлесләреннән бераз арганнарга буыннарны язып, саф һава сулап, күңел ачып алу өчен бик тә вакытлы булды район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әлеге тамаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев