Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә (+ФОТО)

"Мәрхәмәтле Татарстан" шулай дип аталган проект Татарстанда инде икенче ел үткәрелә. Район оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары катнашында "Яхшылык эшлә" дигән конкурс әле тәмамланып та өлгермәде. Һәм менә үтеп баручы бу атнаны "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы дип атадылар. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары 16 апрельдә район үзәге урамнары буйлап Мәрхәмәтлелек...

"Мәрхәмәтле Татарстан" шулай дип аталган проект Татарстанда инде икенче ел үткәрелә. Район оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары катнашында "Яхшылык эшлә" дигән конкурс әле тәмамланып та өлгермәде. Һәм менә үтеп баручы бу атнаны "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы дип атадылар.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары 16 апрельдә район үзәге урамнары буйлап Мәрхәмәтлелек маршы уздырдылар. Кулларына шарлар, байраклар һәм планшетлар тоткан балалар колоннасы авыл үзәгенә юл тотты. Якты кояш нурлар сибә, күңелле музыка яңгырый. Мөгаен, өлкән буын 1 май колонналарын сагынып куйгандыр бу көнне.

Паркта балалар кечкенә генә концерт куйдылар: мәктәп ансамбльләрендә катнашучы кызлар күңелле җырлар башкардылар, калган балалар шушы көйләргә биеделәр. Бәйрәмдә футболчыларның әниләренә бүләкләр биреп, мәрхәмәтле атнаны яхшы эштән башлап җибәрделәр балалар. Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде әле.

Берничә ел инде 1998-1999 нчы елларда туган малайларыбыз мини-футбол буенча республика ярышларында призлы урыннар алалар. Узган елда яшь футболчылар, барысы да Базарлы Матак мәктәбе укучылары, Татарстан чемпионнары булдылар. Район тарихында беренче тапкыр! Ә күптән түгел егетләребез, Баулыда үткән республика футбол федерациясе кубогына ярышларда икенче урын алып, зур җиңү белән кайттылар. "Без әле беренче урын да ала идек, әгәр капкачы Руслан Галиевны "бәреп чыгармаган" булсалар",-диләр балалар. Руслан кулын авырттырган икән бит.

Балаларын аңлап, аларга ярдәм итеп торганнары, улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен команда тренеры Рифкать Сәгъдиев парктагы сәхнәгә җиңүче футболчыларның әниләрен чакырды һәм аларга бүләкләр бирде. "Әниләргә рәхмәт" дигән бу акциянең иганәчесе - "Хузангай" җәмгыяте. Бу хуҗалык райондагы күп кенә чараларны үткәрүдә ярдәм итәргә тырыша. Шулай итеп, мәрхәмәтлелек атнасының беренче көне спорт уеннары һәм ярышлар белән тәмамланды.

Районның һәр мәктәбе бу атнага эш планы төзегән иде. Хәзер инде аларда дуслык һәм мәрхәмәтлелек темасына ясалган рәсемнәр һәм язылган иншалар конкурслары нәтиҗәләре чыгарыла. Балалар кино карадылар, классларда тәрбия сәгатьләре үтә, иганәчелек ярминкәләре уздырыла. Балалар парклар һәм скверларны матурайтуда катнашалар, агачлар утырталар, үзләре шефлыкка алган әбиләр һәм бабайларга булышалар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Игелекле эш" дигән акция үткәрә: "Дуслык" һәм "Акыллылар" волонтер отрядлары ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә төрле яклап ярдәм күрсәтәләр. Бу отрядлар "Кайгырту" үзәге каршында чынлап торып эшлиләр. Һәм беренче ел гына түгел. Алар өйләрне һәм йортларны җыештыруда булышалар, "Чиста күңел белән", "Чиста тәрәзәләр" дигән акцияләр үткәрәләр. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларны "Колос" кинотеатрына бушлай сеанска да чакырганнар.

Атна дәвамында район үзәк хастаханәсе табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарына өйләренә барып, медицина каравы үткәргәннәр. Күчмә медицина бригадасы кандагы шикәрне үлчәгән, эчке органнарга УЗИ тикшерүе, йөрәк кардиограммасы ясаган. Стационар шартларда дәваланырга теләүчеләр ветераннар өчен булдырылган махсус палаталарга килә алалар.

Донор көнендә медицина хезмәткәрләре халыкка кан тапшыруның мөһимлеге турында аңлатачаклар һәм мәгълүмат тупланган буклетлар таратырга җыеналар. Ә май аенда, республика Кан үзәгеннән белгечләр килгәч, теләгән һәркем донор була алачак.

Язгы игелекле эшләр атнасы "Георгий тасмасы" дип аталган Бөтенроссия акциясенә старт биреп тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев