Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында наркотиклар кулланган 15 кеше исәптә тора

Әле биш-алты ел элек кенә безнең районда наркотиклар куллану сәбәпле исәпкә алынучылар юк иде. Быел инде андыйларның саны 15 кә җиткән. Әгәр белгечләрнең рәсми теркәлгән наркоман "артында" теркәлергә өлгермәгән унлап пациенты бар, дигән фикерләре белән килешсәк, хәлнең никадәр җитди икәнен аңларга була. Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында борчылырлык...

Әле биш-алты ел элек кенә безнең районда наркотиклар куллану сәбәпле исәпкә алынучылар юк иде. Быел инде андыйларның саны 15 кә җиткән. Әгәр белгечләрнең рәсми теркәлгән наркоман "артында" теркәлергә өлгермәгән унлап пациенты бар, дигән фикерләре белән килешсәк, хәлнең никадәр җитди икәнен аңларга була.

Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында борчылырлык мәгълүматлар китерелде.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы Алексей Савинов әйтүенчә, быел наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле ике җинаять һәм тыелган үсемлекләр үстерүгә караган бер җинаять ачылган. Оператив эзләү чараларын үткәрү барышында әле берничә көн элек кенә бер әлкиледән наркотик матдәле үлән - киндергә охшашлы матдә табып алганнар Гомумән, кыргый үсүче киндер мәйданнарына игътибар җитеп бетми әле бездә. Ә бит аларны күреп алып юкка чыгару авыл үзидарәләренә йөкләнгән. Быел җәй айларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 8 шундый урын ачыкланып, 58 квадрат метр мәйданда бу үсемлек төбе-тамыры белән юкка чыгарылган.

Наркотик матдәләрне җитештерү (әйтик, бакчаңда мәк, киндер ише тыелган үләннәр үстерү), сату, тарату - закон тарафыннан катгый тыелган һәм хөкем ителә торган гамәлләр. Әмма ярамыйга карамый кайберәүләр, каяндыр наркотигын да таба, куллана да. Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында исәптә тора андыйлар. Исемлектә хәзерге вакытта 13 кеше бар, аларның сигезе район үзәгендә яши, берәр кеше Чуаш Кичүе, Чиябаш, Төгәлбәй, Татар Мулла һәм Татар Шәпкәсе авылларыннан. Табиблар аларның сәламәтлеген даими күзәтеп, дәвалау чаралары үткәреп торалар. Әмма наркомания шуның белән куркыныч та - аның тырнагына бер килеп эләктеңме, тиз генә ычкынам димә. Наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина әйтүенчә, хәле яхшырып, ягъни наркотик бәйлелектән котылып нибары бер кеше генә исәптән төшерелгән.

Медицина хезмәткәрләре профилактик эшне дә киң җәелдерәләр: мәктәпләрдә ата-аналар, балалар каршында чыгыш ясыйлар, район газетасы ярдәмендә халыкка наркотикларның һәм аларны куллануның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнлеген җиткерергә тырышалар,-дип сөйләде ул комиссия утырышында.

Адәм баласын кешелектән чыгаручы, шәхсен җимереп, гомерен мәгънәсез итүче яман гадәтләр нигездә буш вакытны ничек файдалы итәргә белмәүдән барлыкка киләдер, мөгаен. Шуңа да укытучылар мәктәп балаларын спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә тырыша. Спорт залларында тир түгеп күнегүләр ясаучы, ярышларда катнашып җиңүгә омтылучы я булмаса, төрле түгәрәкләрдә күңеленә хуш килерлек эш белән шөгыльләнүче үсмерләр наркоманиядән ерак тора. Аларның кирәкмәгән нәрсәләр турында уйларга вакытлары да юк. Шуның өстенә педагоглар наркоманиянең никадәр зарарлы булуы хакында укучыларына сөйләп-аңлатып торалар.

-Мәктәбебезнең барлык укучылары, алар бездә 588 әү, өстәмә белем бирү системасында мәшгуль. Аларның 260 ы спорт секцияләренә йөри. Гомумән, спорт баланы яман гадәтләрдән саклауның иң үтемле чарасы. Безнең мәктәптә "Сәламәт булу мода ул!" дигән темага түгәрәк өстәлләр, "Спорт - наркотикларга каршы", "Сәламәтлек көне", "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" дигән һәм башка шундый бәйрәмнәр, ярышлар еш үтә. "Без наркотикларга каршы", "Мин тормышны сайлыйм!", "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темаларга рәсем, плакат, буклетлар конкурслары да балалар аңына наркотик куллануның нинди зарарлы һәм куркыныч булуын сеңдерә, -диде Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова. Ул укучыларның бик күп конкурс һәм ярышларда җиңүләр яулаулары турында горурланып сөйләде.

Шулай, мәктәп яшендәге балага игътибар җитәрлек. Һәм укуын тәмамлап, олы тормышка аяк баскан яшьләргә дә мәктәптә башлаган шөгыльләрен дәвам итү өчен мөмкинлекләр тудырылган районда. Мәсәлән, хәзер бездә 131 спорт корылмасы эшли. Алар арасында 31 спорт залы, 7 хоккей тартмасы, 5 футбол кыры, 26 волейбол һәм 9 баскетбол мәйданчыгы, "Алинә" спорт залы һәм искитмәле "Ләйсән" бассейны бар. Күңелең ни тели, сайла һәм шөгыльлән генә.

-Бүген спорт белән 5926 кеше шөгыльләнә. Район халкының өчтән берсе дигән сүз бу. Аларның 4635 е - 30 яшькәчә әлкилеләр. Бездә волейбол, көрәш, чаңгы, футбол кебек спорт төрләре популяр, каратечыларыбызның җиңүләре район данын республикага яңгырата. Быел районда 42 физкультура-спорт һәм сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Үзебезнең яшь спортчылар да 113 тапкыр республика ярышларында катнашып кайттылар. Үзебездә 4 республика беренчелеге үткәрдек. Әйтик, бадминтон буенча Татарстан чемпионатының өченче этабында 16 районнан 300 дән артык спортчыны кабул иттек. Каратэ буенча Татарстан чемпионатына республиканың 10 шәһәреннән 230 кеше килде. Волейбол, футбол буенча район чемпионатлары үткәреп торабыз. Ә кышын чаңгы сөючеләр ярыша, моның өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек,-дип үз сүзен әйтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев.

Кыскасы, яшь кешегә уку белән эштән буш вакытын файдалы итеп үткәрү мөмкинлекләре җитәрлек районда. Үсмерләрне һәм яшьләрне яман гадәтләрдән кисәтүче хезмәтләр дә үзенә тиешлене эшли кебек. Шулай да уяулыкны югалтырга ярамый. Комиссия утырышын алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да әнә анда катнашучыларны:

-Наркотикларның законсыз әйләнеше - кемнәрнеңдер зур табыш китерүче бизнесы ул. Һәм алар наркотик матдәләр таратуның яңадан-яңа юлларын эзләп табып кына торалар. Әйтүләренчә, шәһәрләрдә мәктәп балаларына наркотик кушып ясалган конфет тарату, кондитер әйберләренә шундый матдәләр кушу кебек очраклар да бар, ди. Безгә - ата-аналарга, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм, билгеле, җирле хакимият органнарына бергәләп эшләргә дә эшләргә кирәк,-дип уяулыкка, актив булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев