Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында полиция хезмәткәрләре электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру көне үткәрделәр. ФОТО

Балалар иҗат йортының компьютер классында бу көнне педагоглар түгел, ә полиция хезмәткәрләре дәрес бирде.

Укучылар урынында да олылар - балалар иҗат йорты хезмәткәрләре иде. Бу нинди дәрес, дисезме? Район эчке эшләр бүлеге шулай электрон формадагы дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру көне үткәрде.

Авыл җирендә дә бүген электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар арта бара. Уңай бит: озын-озын чиратлар тормыйча, өйдәге компьютердан я кесә телефоныннан гына коммуналь хезмәтләр өчен түлисең, штрафларны, салымнарны күчереп куясың. Моннан тыш, әлеге порталдан табибка язылырга, концерт-театрларга билет алырга, ЗАГСка гариза калдырырга һәм башка күп эшләрне башкарырга була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе дә дәүләт хезмәтләрен портал аша файдалануның уңайлыклары турында халыкка гел искәртеп тора. Бүлекчә бүген әлкилеләргә 12 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә.

Эчке эшләр бүлекчәсенең Анализ, планлаштыру, контроль һәм мәгълүмати тәэмин ителеш буенча өлкән инспекторы Инна Журавлева балалар иҗат йортында булган очрашуда да Дәүләт хезмәтләре (www.gosuslugi.ru) порталыннан файдалануның отышлы икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатты.

-Болай сез вакытыгызны экономиялисез - электрон юл белән мөрәҗәгать иткәндә дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты бермә-бер кыскара,-ди ул. -Аннан соң, сез порталдан тәүлек әйләнәсе файдалана аласыз, якындагы подразделениедә кабул итүгә дә үзегез өчен уңайлы вакытка электрон төстә язылып була. Шуның өстенә, сайтта бер тапкыр теркәлгәч, порталның барлык хезмәтләреннән (шул исәптән Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләреннән) файдаланырга була.

Инна Журавлева Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдалануның тагын бер өстенлекле ягына игътибарны юнәлтте. Бу - акчаны янга калдыру мөмкинлеге. Салым кодексына кертелгән төзәтмәләр 2017 елның 1 гыйнварыннан законлы көч алды. Шуның нигезендә, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталыннан электрон төстә гариза бирүчеләргә байтак федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләүдә 30 процент ташлама ясалачак. Мисал өчен, чит ил паспорты рәсмиләштерү, автомобильне исәпкә кую өчен электрон гариза юллыйсыз икән, дәүләт пошлинасының 70 процентын гына түлисез дигән сүз.

-Бүген байтак оешмаларга эшкә урнашканда хөкем ителү (ителмәү) (справка о наличии (отсутствии) судимости), наркотик матдәләр куллану очракларының булу-булмавы хакында белешмәләр таләп ителә. Әлеге белешмәләрне алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, шуннан РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталына күчәргә һәм электрон гариза язып калдырырга кирәк. Белешмә әзер булгач, аны безнең бүлекчәдән килеп аласы гына кала,-дип аңлатты полиция хезмәткәрләре.

Бу очрашуны нәкъ менә балалар иҗат йортында үткәрүләре дә очраклы түгел. Әлеге белешмәләр күбесенчә балалар белән эшләүче белгечләргә таләп ителә бит.

Электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалануның отышлы һәм уңайлы булуын сүздә аңлату белән генә чикләнмәделәр, билгеле. Эчке эшләр бүлекчәсенең элемтә инженеры Альбина Савинова Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп гариза калдыруның һәр адымын бик җентекләп компьютерда эшләп күрсәтте. Болар барысы экранда да чагылды.

Эчке эшләр бүлекчәсе белгечләре очрашуда катнашучыларның күп сорауларына да җавап бирделәр.

-Электрон хезмәтләр тормышыбызга торган саен ныграк керә бара. Шуңа яшьләргә дә, олыларга да моны башкару күнекмәләренә өйрәнү һәм куллану зарур. Дәүләт хезмәтләреннән файдалану җәһәтеннән сораулар булса, бүлекчәгә шылтыратып я килеп мөрәҗәгать итә аласыз. Без һәр очракта берсүзсез ярдәм күрсәтәчәкбез,-диде белгечләр И. Журавлева һәм А.Савинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев