Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Копия Әлки районында район башлыгы бүләкләренә билбау көрәше буенча республика турниры булды. ФОТО

Үткән шимбәдә "Алинә" спорт залында район башлыгы бүләкләренә билбау көрәше буенча республика турниры булды.

Ярышларда 18-20 яшьлек егетләр-кызлар көч сынашты. Бәйгегә Алексеевск, Чистай, Нурлат, Саба, Теләче районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары килгән иде. Яшь спортчыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләделәр. Алар көрәшчеләрнең келәмдә уңышлы чыгыш ясауларын, лаеклы җиңүләр яулауларын теләделәр.

Ярышлар гаять киеренке барды. Турнирның баш хөкемдары, беренче категорияле судья Рамис Вафин әйтүенчә, яшь көрәшчеләр бик яхшы әзерлекле, җиңүгә омтылышлары көчле иде. Келәмнәрдә иң осталар һәм көчлеләр ачыкланды. Безнең командадан Рәсим Әхмәров һәм Регина Нурутдинова үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Аларның икесенең дә тренерлары Илдар Әхмәров. Фәнис Ибәтуллин, Руслан Нуртдинов, Вероника Хәйруллина һәм Ксения Хәйруллина икенче урыннарга ия булдылар.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Билбау көрәше буенча республика турниры җиңүчеләре

57 килограммга кадәр Егетләр ирекле стиль

Исеме Район, шәһәре Тренеры

1. Латыйпов Тимур Әлки Сөләйманов Б.Р.

2. Нәфиков Нәфис Яр Чаллы Загретдинов А.Т.

3. Абдуллин Рәмзил Әлки Әхмәров И.Г.

3. Мәрдиев Салават Әлки Әхмәров И.Г.

62 килограммга кадәр

1. Закиров Илнар Алексеевск Сөләйманов Б.Р.

2. Абрамов Алексей Алексеевск Сөләйманов Б.Р.

3. Мингазов Илнур Әлки Әхмәров И.Г.

3. Алексеев Илья Нурлат Сәмигуллин Р.К.

68 килограммга кадәр

1. Абдуллин Андрон Алексеевск Сөләйманов Б.Р.

2. Ибәтуллин Фәнис Әлки Вафин Р.Р.

3. Башаров Азат Алексеевск Хәйрулллин И.И.

3.Магомедов Ангсар Чистай Гиматдинов А.

75 килограммга кадәр

1. Әхмәров Рәсим Әлки Әхмәров И.Г.

2. Нигаматҗанов Самат Б. Сабасы Нәбиуллин И.

3. Сабиров Рөстәм Б. Сабасы Нәбиуллин И.

3. Гайфетдинов Айназ Чистай Гиматдинов А.

100 килограммга кадәр

1. Сибагатуллин Рөстәм Казан Хөсәинов Д.Г.

2. Нуртдинов Руслан Әлки Әхмәров И:Г.

3. Галиуллин Рамазан Чистай Гиматдинов А.

3. Вафин Булат Б.Сабасы Нәбиуллин И.

48 килограммга кадәр Кызлар

1. Нурутдинова Регина Әлки Әхмәров И.Г.

2. Тихонова Ләйсән Б.Сабасы Әхатов А.М.

3. Захарова Елизавета Алексеевск Сөләйманов Б.Р.

3. Шиахмәтова Алия Яр Чаллы Загретдинов А.Т.

52 килограммга кадәр

1. Игнатьева Диана Алексеевск Сөләйманов Б.Р.

2.Хәйруллина Вероника Әлки Вафин Р.Р.

3. Гыйниятуллина Гузәлия Теләче Гыйниятуллин И.

3. Сафина Диләрә Әлки Әхмәров И.Г.

58 килограммга кадәр

1. Проворова Алинә Казан Бозин А.А.

2. Хәйруллина Ксения Әлки Вафин Р.Р.

3. Белоусова Виктория Теләче Гыйниятуллин И.

3. Мурадова Наида Әлки Әхмәров И.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев