Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында сугыш ветераннарына бәйрәм бүләкләре тараталар. ФОТО

Илебезнең һәр кешесе өчен кадерле, газиз бәйрәм - Җиңү көненә якынлашабыз.

Инде берничә атна районда шушы вакыйгага әзерлек алып барыла. Ә бу көннәрдә район башлыгы Александр Никошин Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз янында булып, аларны котлап бүләкләр тапшырды, хәлләрен белеште, туган илебезгә азат, тыныч тормыш яулап алуда батырларча сугышканнары өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм алды ихтирамын ирләре һәлак булган яисә соңрак якты дөньядан киткән әбиләребез - сугыш толлары да тойды бу арада. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова алар янына барып тәмле күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

Сугыш толлары бик өлкән яшьтә инде, күбесе соңгы берничә елда 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткәннәр. Аңлашыла ки, бу яшьтә сәламәтлекләре дә мактанырлык түгел. Шулай булса да, әбекәйләр рухларын төшермиләр, күбесе бүгенге матур тормышка сөенеп, шөкер итеп яшиләр. Билгеле, яннарында балалары булганнары бәхетлерәк, чөнки таяныр кешеләре һәрчак янәшәдә бит. Әмма сугыш толлары арасында ялгыз гомер итүчеләр дә бар. Андыйлар турында күршеләре, социаль хезмәткәрләр кайгырта.

Моннан берничә ел элек Россия Президенты Указы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш шартлары яхшыртылган иде. Шул исәптән тормыш иптәшләрен югалткан толларга да дәүләт шундый ярдәмне күрсәтте. Дөрес, әбиләрнең кайберләре бу мөмкинлекне балаларына бирде. Алар, үзләренә хас булганча, иске өйләрендә шөкер итеп яшиләр.

Ә менә Апак авылында гомер итүче 90 яшьлек Рәбига апа Шәрипова кызы тәрбиясендә. Шушы авылда туып-үскән, сугыш чоры авырлыкларын кичергән.

-Кечкенәдән колхозда эшләдем, бөтен авыр хезмәт безгә эләкте. Ничек чыдыгынбыздыр, бала килеш аркабызга капчык куеп чәчүлек орлык ташыдык. Без күргәнне яшьләргә күрсәтмәсен Ходай,-дип кабатлый-кабатлый үзенә бүләк китерүчеләргә рәхмәт әйтте ул.

Нурҗиһан апа Хәмидуллина Түбән Әлморзада яши. Аңа да үткән елда 90 яшь тулган. Оныгы әбисенә бүләк итеп шәҗәрә агачы ясап биргән.

-Шушы авылда яшәп җиде бала үстердем. Кайсы кая таралып бетте. Үзем генә калдым. Шулай да нигеземнән кузгаласым килми, көчем барда үз өемдә, үз көем белән яшим әле,-ди оптимист рухлы әбекәй. Ул да Президентның котлау открыткасына, шыплап тәмле күчтәнәчләр тутырылган бүләккә бик сөенде.

Юхмачыда яшәүче Анна Андреевна Данилинага, Өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында гомер итүче Анна Дмитриевна Кирпичева белән Мария Кузьминична Рыковага да җиткердек күчтәнәчләрне. Мария Платонова белән Альмира Ибәтова һәр әбинең хәлләрен сораштылар, бәйрәм белән котладылар. Түбән һәм Югары Кәчидә яшәүче Анна Ивановна Бильдеева белән Александра Николаевна Миндрюкова янына да кереп чыктык, Әхмәттәге Александра Михайловна Аракчееваның хәлен белдек… Ә сәфәрәебезнең ахыры Югары Әлкинең иң хөрмәтле әбиләреннән булган Зәкия Хәйретдинова өендә булды. Аның өчен ике бәйрәм берьюлы туры килгән: Җиңү көне белән дә котладык үзен, 90 яшьлеге дә шул ук көнне икән бит. Әниләрен котларга дип Әлмәт, Самара шәһәрләреннән, Яр Чаллы ягыннан кызлары кайткан.

Зәкия әби безне үзенең җитезлеге, уңганлыгы, тормышчанлыгы белән таң калдырды. Аңа карап торсаң, һич кенә дә унынчы дистәне ваклый бит дип уйламыйсың. Тик тормас әби инде коймаларын, капка баганаларын, хәтта өенең бүрәнә стеналарын да матур зәңгәр төскә буяп өлгергән. Йортында бер чүп күрмәссең, өендә яктылык, затлылык. Биш бала үстергән Зәкия әби. Уллары еракта, Себер ягында яшиләр. Май бәйрәмнәрендә әниләрен котларга кайтырга ышандырып торалар.

Әбекәйгә Президент бүләкләрен дә, юбилее белән котлап җылы юрган да бүләк иткәч, ул чиксез шатланды, болар барысы да миңамы, дип аптырады. Әй, риясыз, намуслы буын - әбиләребез, бабайларыбыз! Сез бит иң олы бүләккә, иң зур хөрмәткә лаек. Бәйрәм алды котлауларын, матур теләкләрне үзегезгә тиеш булган шушы ихтирамның бер өлеше генә дип кабул итегез.

Р.S. Ветераннарга бүләкләр тапшыруда алар яшәгән авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьләре дә катнашты.

В эти дни предпраздничное внимание ощутили и наши бабушки - вдовы фронтовиков, чьи мужья погибли на войне или ушли из жизни позднее. Заместитель руководителя исполкома района Мария Платонова и руководитель отдела социальной защиты населения Альмира Ибятова навестили их на дому и порадовали праздничными гостинцами.

Многое повидали и пережили вдовы фронтовиков, большинство из них и юбилеи 90-летия отметили в последние годы. Конечно, в этом возрасте и со здоровьем у них не важно. И все же ветераны не падают духом, многие радуются сегодняшней красивой жизни. Особенно довольны ею те, у кого рядом дети, есть на кого опереться. Но ведь среди вдов фронтовиков есть и одинокие. О таких заботятся соседи, социальные работники.

Несколько лет назад в соответствии с Указом Президента России улучшили условия жизни ветеранов войны. Такую же поддержку оказало государство и женщинам, потерявшим мужей на войне. Правда, некоторые бабушки предоставили эту возможность детям. А сами, скромно довольствуясь, чем располагают, живут в своих старых домах.

90-летняя Рабига апа Шарипова живет на попечении дочери в селе Аппаково. Там она родилась, выросла, пережила трудности военной поры.

-С малых лет работала в колхозе, весь тяжелый труд был на наших плечах. На себе переносили семена в мешках, не знаю, как только выдержали. Пусть молодежи не доведется пережить то, что повидали мы, - то и дело повторяя эти слова, бабушка поблагодарила за подарок гостей из райцентра.

Нурзиган апа Хамидуллина живет в Нижнем Альмурзино. И ей в прошлом году исполнилось 90 лет. Внук в подарок бабушке сделал родословное дерево.

-Проживая в этом селе, вырастила семерых детей. Все разлетелись кто куда. Одна осталась. И все же не хочется бросать родной кров, пока есть силы, буду жить в своем доме, в привычном русле, - оптимистично заявляет бабуля. Она тоже очень обрадовалась поздравительной открытке Президента, до верха заполненному гостинцами пакету.

Мы передали такие подарки и проживающей в Юхмачах Анне Андреевне Дан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев