Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында тагын ике спорт мәйданчыгы ачылды

Узган атнада районда берьюлы ике спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Әлеге күңелле вакыйгалар Татар Борнае һәм Иске Тахтала авылларында булды. Шәһәрләрдә спорт мәйданчыклары, балалар өчен уен урыннары төзелеп торганга бераз көнләшеп тә карый идек. Безнең балаларга да җайлы, матур итеп эшләнгән, спорт инвентарьлары урнаштырылган мәйданчыклар бер дә артык булмас кебек иде....

Узган атнада районда берьюлы ике спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Әлеге күңелле вакыйгалар Татар Борнае һәм Иске Тахтала авылларында булды.

Шәһәрләрдә спорт мәйданчыклары, балалар өчен уен урыннары төзелеп торганга бераз көнләшеп тә карый идек. Безнең балаларга да җайлы, матур итеп эшләнгән, спорт инвентарьлары урнаштырылган мәйданчыклар бер дә артык булмас кебек иде.

Һәм менә бу теләгебез чынга да ашты. Соңгы елларда районыбызда бер-бер артлы шундый мәйданчыклар корыла башлады. Балаларга уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә барлык җайланмалары булган мондый мәйданчыклар инде районда уннан артып китте.

Бу җәйдә шундый бәхет Татар Борнае һәм Иске Тахтала халкына да елмайды. Авыл тормышы өчен зур яңалык булган бу вакыйгалар тантаналы төстә, күп халык катнашында үтте.

Татар Борнаенда спорт мәйданчыгы авыл клубы каршында төзелгән. Ул матур койма белән әйләндереп алынган, тирә-юненә яктырткыч фонарьлар эленгән. Мәйданчыкта физик күнегүләр ясау өчен төрле корылмалар урнаштырылган.

Аны ачканда район башкарма комитеты җитәкчесе Мария Платонова:

-Балалар һәм яшьләр өчен төзелгән бу мәйданчык аларның яраткан урынына әйләнер дип ышанабыз. Татар Борнаенда мәктәп балалары да, бакчага йөрүчеләр дә күп. Алар биредә шөгыльләнеп физик яктан чыныксыннар, исәнлекләрен ныгытсыннар. Мәйданчык беркайчан да буш то рмасын иде,-дигән теләк белдерде.

Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов авылга шундый бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерде. Ул мәйданчыкны саклап тотарга һәм максатчан файдаланырга ышандырды.

Иске Тахталада да спорт мәйданчыгын ачу бик матур узды. Биредә мәктәп укучылары эчтәлекле монтаж белән чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Ирина Ферапонтова:

-Без биредә мәктәп укучылары белән физкультура дәресләре дә үткәрәчәкбез,-диде, мәйданчыкны җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен төзүчеләргә рәхмәт җиткерде. Ул шулай ук балалар бакчасы мәйданчыгында беседка һәм таган ясарга иде, дигән үтенечен дә юллады.

Быел районның иң төзек авылы дип табылган Иске Тахталаны яңа мәйданчык тагын да ямьләндереп җибәрде.

Спорт мәйданчыкларының икесен дә "Строитель и К" оешмасы төзеде. Аның җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин авыллар халкы алдында чыгыш ясап:

-Бу республиканың сезгә бүләге. Биредә балалар шау-шуы тынып тормасын, спорт белән шөгыльләнеп, сау-сәламәт яшәгез,- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев