Язгы кыр эшләре башланырга бик аз вакыт калып бара.
Дөрес, күпне вәгъдә итеп башланган март әле дә салкын. Әмма бит бусагада язның икенче ае инде. Димәк, игенчеләр басуга чыгарга әзерме, дигән сорауны бирер вакыт җитте.
Һәм без шулай иттек тә: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән шул турыда сораштык.
-Тулаем алганда, кырга чыгасы техника әзер дип әйтергә була,-диде идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов. Аның әйтүенчә, хуҗалыкларда төп "эш атлары" - тракторлар 354 данә булып, ремонт таләп ителгәннәре инде төзекләндерелгән. Т-150, ДТ, Т-4 кебек үз тракторларыбызны механизаторлар күптән ремонтлап куйганнар. Чит илдән китерелгәннәрен әле көйлисе бар: 22 тракторның 16 сы әзерлек сызыгында.
-Бу көннәрдә район хуҗалыкларында үзара тикшерүләр үткәрелә. Махсус комиссия (аның составында республика министрлыгы, район хакимияте, хуҗалыклар белгечләре бар) язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карап, аңа бәя бирә, җитешсезлекләрне күрсәтә. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки", "Көнбатыш Әлки", "Үзәк Әлки" идарәләренә кергән отрядларда бу тикшерүләр үтте инде, "Көньяк Әлки" белән "Көньяк-Көнчыгыш Әлки" идарәсе отрядларында, "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләрендә мондый тикшерүләр алдагы берничә көндә булачак. "Ростехнадзор" хезмәте тракторларга техник карау үткәрә,-дип сөйләде хәзерлек турында Рафик Галләмов.
Үзара тикшерүләр бик кирәк, алар кемнедер мактап үсендерсә, кайбер подразделение эшче-белгечләрен "уятып" җибәрә.
3-7 апрельдә Татарстан районнарында, шул исәптән бездә дә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс үткәреләчәк. Һәм аның шартлары техниканың торышына гына түгел, хезмәтне саклау таләпләренең ничек үтәлүенә дә кагыла.
Билгеле, бүгенге кыйммәтчелек чорында тракторларга, тагылма агрегатларга запас частьлар сатып алу ансат түгел. Шунысы яхшы, Татарстанда авыл хуҗалыгына саллы ярдәм күрсәтелә. Менә запас частьлар алу өчен дә 78 миллион 622 мең сумлык ташламалы кредит бирелгән районга. Шуның 69 миллион сумнан артыгы инде тотылган. Белгечләр бу сумманы җитәрлек дип саный. Ә менә "Хузангай" җәмгыяте кредит алмый, үз средстволары җитәрлек.
-Мондый ташламалы кредитлардан крестьян-фермер хуҗалыклары да файдалана ала. Бездә 26 шундый хуҗалык кырчылык белән шөгыльләнә, аларның 3400 гектар тирәсе җир эшкәртәселәре бар. Һәм бу хуҗалыкларга "Россельхозбанк", "Ак Барс банк" аша 36 миллион сумлык кредит бирелә, - дип акча мәсьәләсенә өстәмә кертте идарә начальнигы Роберт Гадиев.
КФХлар арасында иң зур чәчүлек җир мәйданнары "Тяминов Ю.А", "Хәмитов Ф.Х.", Нуруллина Р.Г." хуҗалыкларында. Аларга язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 9,8-6,4 тонна дизель ягулыгы бүлеп биреләчәк. Башкалар да өлешсез калмаячак, билгеле, эшкәртеләсе җирнең һәр гектарына 20 килограмм (бәрәңге, яшелчәләр үстереләчәк мәйданнарның һәр гектарына 10 кг) исәбеннән дизель ягулыгын ташламалы бәядән алачак фермерлар.
-Билгеле, шундый ук күләмдә ягулык "ВостокЗернопродукт" отрядларына, "Хузангай" һәм Яшь көч" җәмгыятьләренә, агрокөллият филиалына да ташламалы бәядән биреләчәк. Сакчыл кулланганда җитәргә тиеш, чөнки гомуми күләме 1966 тоннадан артып китә бит,-дип аңлатып китте авыл хуҗалыгы идарәсенең кырчылык буенча консультанты Фәргать Зәкиев.
Табигать шартлары мөмкинлек бирүгә, игенчеләребез кыр эшләрен башлап җибәрер. Әлегә исә хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек дәвам итә.
Нет комментариев