Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында терлекләргә азык хәзерләүгә керештеләр

Районда маллар өчен азык хәзерләүгә керештеләр. "Хузангай" ҖЧҖ дә печән өчен күпьеллык үлән чаптыра башладылар. Үзәк Әлки филиалында исә сенаж өчен көзге арышны теземнәргә салалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, маллар өчен азык хәзерләүдә катнашасы техника нигездә төзек хәлдә. Печән, сенаж хәзерләүдә 47 чапкыч катнашачак, 28 берәмлек...

Районда маллар өчен азык хәзерләүгә керештеләр.

"Хузангай" ҖЧҖ дә печән өчен күпьеллык үлән чаптыра башладылар. Үзәк Әлки филиалында исә сенаж өчен көзге арышны теземнәргә салалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, маллар өчен азык хәзерләүдә катнашасы техника нигездә төзек хәлдә. Печән, сенаж хәзерләүдә 47 чапкыч катнашачак, 28 берәмлек теземнәрне әйләндергеч, 62 үләннәрне пресслау җайланмасы һәм 13 "МагДон" чапкычы бар. "Кызыл Шәрык-Агро"га өстәмә үзйөрешле, югары җитештерүчән дүрт яңа чапкыч кайтарылган. Тиздән ул комбайннар да кырларга чыгар.

Яшеллек күзгә күренеп күтәрелә. Җирдә дым запасы зур. Җылы һава торышы үләннәр үсү өчен бик кулай. Мул булып күтәрелгән печәнне, сенаж өчен массаны вакытында җыеп аласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев