Әлки районында террорчылыкка, экстремизмга каршы чаралар күрелә
Дөньяның төрле почмакларыннан террорчылык актлары турында әледән-әле килеп ишетелгән коточкыч хәбәрләргә борчылсак, нәфрәтләнсәк тә, алар еракта булгач, ничектер ансатрак кабул итәбез.
Әмма көтелмәгән шартлаулар үз илеңдә яңгырау, аларда ватандашларның һәлак булуы үзәкләрне өзә. Бу көннәрдә Россия матәм көннәре кичерә: илнең мәдәни башкаласы Санкт-Петербургта террорчылар явыз гамәлләрен тормышка ашырып, бер гаепсез кешеләрне үтерделәр, гарип иттеләр.
Мондый хәлләр барыбызны да уяулыкка өйрәтергә тиеш. Кызганыч, әмма тормыш чынбарлыгы шундый: бәла бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыгарга, уйламаган җирдән китереп бирергә мөмкин. Чөнки төрле чыганаклардан алынган мәгълүмат, шикле тәгълимат белән агуланып, кешеләргә карата явызлык кылырга, шуның белән авыру психикасын канәгатьләндерергә уйлаган бәндәләр теләсә кайсы җирлектә барлыкка килергә мөмкин бит. Җәмгыятьтә ниндидер анык идеология булмау, яшьләргә рухи юнәлеш бирердәй эшчәнлекнең зәгыйфьлеге, кешеләрнең байларга-ярлыларга аерылуы һәм башка бик күп сәбәпләр иминлегебез нигезен какшата ала шул.
Бу көннәрдә террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш турында төрле дәрәҗәләрдә сөйләнелә, чаралар тәкъдим ителә һәм күрелә. Районда да шулай ук: эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оешма-учреждениеләргә килеп, анда эшләүчеләрнең уяулыгын тикшерә, кисәтү ясый, күрсәтмәләр бирә. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында инде эчке эшләр бүлеге начальнигы Вячеслав Яковлев әлеге эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, җитәкчеләр алдына саклану буенча конкрет бурычлар куйды.
-Террорчылыкны кисәтү өч юнәлештә гамәлгә ашырыла: шушы идеологиягә каршы торырлык система булдыру, террорчылар һөҗүменә дучар булырлык объектларның сакланышын тәэмин итү буенча хокукый, оештыру, хәрби, техник һәм башка юнәлештәге чаралар күрү, административ-хокук режимнары үтәлеше өстеннән контрольлекне ныгыту,-дип башлады утырышта чыгышын Вячеслав Яковлев.
Аның әйтүенчә, район территориясендә бер куркыныч тудырырдай, ике тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче һәм ике аеруча мөһим объект бар. Бу исемлеккә район башкарма комитеты карары белән террористлар һөҗүм итәргә мөмкин булган дүрт дистә объект кертелгән. Алар барысы да тикшерелгән, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү юллары күрсәтелгән.
-Төп җитешсезлек - видеокүзәтү, металл дедекторлары, штатта торучы каравылчылар булмау,-дип билгеләп үтте эчке эшләр бүлеге начальнигы.
Ә менә алдан белгертмичә үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре уңай: гыйнвар аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кайбер объектларның террорчылыкка каршы ни дәрәҗәдә яхшы сакланылуын бу биналарда эшләүчеләргә хәбәр итеп тормый гына тикшереп чыккан булганнар. Бу объектларда сакның көчәйтелүен, пропусклы режимның тиешенчә оештырылуын, килүчеләрне теркәү журналларының алып барылыуын уңай яктан билгеләп үткән тикшерүчеләр.
Әмма мартта узган шундый ук тикшерү пропусклы режимның бөтен җирдә дә эшләмәвен ачыклаганнар. Полиция хезмәткәрләре район хакимияте, үзәк хастаханә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, казначылык, салым хезмәте биналарына бернинди каршылыксыз гына "шартлаткыч" алып кергәннәр. Әйе, ул муляж гына, һәм моны хокук сакчылары эшләгән. Ә алар урынында яман ниятле бәндәләр булган булса?!
Террорчылык турында сүз кузгалган икән, аңа китерүче сәбәпләрнең берсе булган экстремизмга да кагылырга туры килә. Район комиссиясендә бу турыда да җитди сөйләшү булды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Вячислав Яковлев экстремизмны кисәтүдә традицион диннәрнең роле зур булуын, шулай ук төрле үзидарәләргә йөкләнгән бурычларның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм һичшиксез үтәлергә тиешлеген билгеләп үтте.
-Экстремизм буш урында барлыкка килми. Безнең хезмәткәрләребез бик тә мөһим булган кисәтү чараларына зур игътибар бирәләр. Яшьләр белән дә эшлибез. Халыкара террорчылык структуралары барысы да диярлек үз эшчәнлекләрендә интернет челтәреннән киң файдаланалар, чөнки ул яшьләр арасында аеруча популяр. Шуңа күрә без интернеттагы мәгълүмат чаралары һәм ресурсларны даими тикшереп торабыз,-диде Вячеслав Яковлев.
Комиссия утырышында тагын күп кенә мәсьәләләр каралды. Алар барысы да тормышыбыз иминлеген ныгытуга, Әлки җирендә яшәүче халыкларның үзара дус-тату яшәү традициясен саклауга, ислам һәм православие диннәре нигезләрен яшьләргә дөрес итеп аңлату һәм экстремистик фикерләргә юл куймауга багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев