Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында урман утырту акциясе барышында 1200 төп агач утыртылачак

Урман утырту акциясе башланганнан бирле районыбызда 700 төп агач утыртылды инде. 1 октябрьдә старт алган әлеге акция ай буе дәвам итә. Әлкилеләр аңа актив кушылды. Агач үсентеләренә аптырыйсы юк - район урман хуҗалыгы үзләренең питомнигында үстерелгән кәлшәләр белән бушлай тәэмин итә. Күп авыл җирлекләре биредән үсентеләр алган. Алпарлылар гына да...

Урман утырту акциясе башланганнан бирле районыбызда 700 төп агач утыртылды инде.

1 октябрьдә старт алган әлеге акция ай буе дәвам итә. Әлкилеләр аңа актив кушылды. Агач үсентеләренә аптырыйсы юк - район урман хуҗалыгы үзләренең питомнигында үстерелгән кәлшәләр белән бушлай тәэмин итә. Күп авыл җирлекләре биредән үсентеләр алган. Алпарлылар гына да 200 төп юкә алып китте, диделәр. Үткән җомгада урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Урта Әлки мәчете тирәсенә 25 төп миләш һәм юкә утыртканнар. Алар үз оешмалары территориясен дә яшь үсентеләр белән бизәгәннәр. Ә район үзәгендәге "Ленин бакчасы" ял паркында 83 төп чыршы, нарат, юкә, миләш агачлары утыртылды.

Район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, акция барышында барысы 1200 агач һәм куак утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев