Әлки районында узган ел 71 малай, 59 кыз дөньяга килгән
"Туучылар кими, аерылышучылар арта. Республика халкы картая, бу бигрәк тә авыл районнарында ачык күренә".
Татарстанның еллык демография күрсәткечләре игълан ителгәч, республика матбугат чаралары борчу белән әнә шулай язып чыктылар. Ә без, әлкилеләр, узган ел ничек яшәдек соң? Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны теркәп баручы район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе ХӘЛИУЛЛИНА безне былтыргы демография вәзгыяте йомгаклары белән таныштырды.
Бәбиләр азрак туган
Район ЗАГС бүлегендә былтыр туу турындагы 109 акт теркәлгән. Әмма чынлыкта балалар күбрәк туган. Әйтик, Казан, Чистай шәһәрләре бәби тудыру йорт- ларында дөньяга килгән балаларның кайберләрен шунда исәпкә алалар икән. Узган ел дөньяга аваз салган нәни әлкилеләрнең төгәл санын без район үзәк хастаханәсенең баш педиатры Илназ Ибәтовтан белеш- тек. Аның әйтүенчә, былтыр районыбызда 130 нарасый дөньяга килгән, алар хастаханәнең балалар ко н с ул ьт а ц и я се н д ә исәптә. Боларның 71е - малайлар, 59ы - кызлар.
Дәүләт статистикасы мәгълүматлары исә 2017 елда бездә 162 бала тууын күрсәтә. Болар - районыбызда пропискада булган әниләрдән туган сабыйлар. Белүебезчә, район авылларында исәптә торып та, шәһәрдә яшәп ятучылар байтак.
Тулаем республикадагы кебек үк, бездә дә узган ел туучылар саны кимегән (баш педиатр 2016 елда 171 бала тууын хәбәр иткән иде).
ЗАГС мәгълүмат- ларыннан күренгәнчә, былтыр 24 нарасый тулы булмаган гаиләләрдә дөньяга килгән. Соңгы елларда күзәтелгәнчә, узган ел да балаларның күпчелеге (39 процент- ка якыны) гаиләләрдә икенче булып туган. Гаиләдә өченче булып туучылар - 19 процент, дүртенче һәм аннан соңгылар 10 процент тәшкил итә.
Былтыр бер гаиләдә игезәкләр дөньяга килде. Иске Тахталада яшәүче Дмитрий һәм Вера Яковлевлар берьюлы ике кызлы булдылар. Дарина белән Аринага бу көннәрдә бер яшь тула.
Узган ел малайларга иң еш кушылган исемнәр: Камил, Матвей, Арсений, Марк, Рамазан, Раяз, Салават. Ә кызларга Әминә, Сәминә, Азалия, Александра, Алиса, Ангелина, Венера, Дарина, Полина, София исемнәрен күп биргәннәр.
Былтыр иң яшь әни - 17 дә, иң яшь әти 21 дә булган. Иң олы әни 45 яшьтә бала биләгән, иң олы әти 53 тә бәби сөю бәхетенә ирешкән.
Былтыр ике бала уллыкка алынган. Исем алыштыру турында җиде акт төзелгән.
Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, бездә нигездә фамилияне алыштыралар. Ел дәвамында ата булуны раслау турында 16 акт төзелгән.
Бу никахлары рәсмиләштерелмәгән гаиләләрдә бала тугач, ирләрнең әни кеше ризалыгы белән баланың әтисе булуын тануы, аңа үз фамилиясен бирүе дигән сүз.
Булса да сәбәпләре…
Былтыр районыбыз- да 86 пар өйләнешкән. Бу аннан алдагы елдагыдан өч парга кимрәк. Бөтен республикадагы кебек үк, бездә дә соңгы елларда никахлашучыларның кимүе күзәтелә. Моның объектив сәбәпләре дә бар, ди Энҗе Хәлиуллина. Гаилә коручыларның һәм бәбиләр тууның кимүе узган гасырның 90 нчы елларында балаларның аз тууы белән дә бәйле икән. Чөнки бит хәзер алар өйләнешү һәм бәби табу яшенә җитте.
Узган ел гаилә коручы ир-егетләрнең күпчелеге 25-29 яшьләрдә, ә гүзәл затларның күбесе 20-24 яшьләрдә булган. 17 катнаш никах теркәлгән, ике райондашыбыз чит ил гражданнары белән гаилә төзегән.
Былтыр иң яшь ике кәләш - 17 дә, ә иң яшь кияү 20 дә булган. Иң олы кияү 60 та, иң олы кәләш 59 да никахлашканнар.
Ә менә аерылышучылар саны арткан. 2016 елда 29 гаилә таркалган булса, былтыр 34 пар араларын өзгән. 31 пар - суд карары, 1 пар - хөкем карары нигезендә, ә 2 гаилә үзара килешү буенча аерылышканнар.
Үткән еллардагы шикелле үк, а е р ы л ы ш у л а р н ы ң күп-челеге (40 пар) гаилә стажы 10 елга тулмаганнарның туры килә. Араларын өзәргә карар кылучыларның күбесе ирләрнең эчүен, эшләргә, гаилә- не тәэмин итәргә теләмәвен, хыянәтне сәбәп итәләр.
-Аерылышырга гариза тотып килүчеләр нигездә хатын- кызлар, - ди Энҗе Фирхәтовна. - Без алар белән җайлап кына сөйләшәбез, гаиләне җимерергә ашыкмаска, сабыррак булырга, бер-берләрен аңларга тырышырга үгетлибез. Балагыз бар, аны ятим итмәгез, бәлки әле килешеп-дуслашып яшәп китәрсез, дип кире борабыз. Шундыйларның әллә ничәсе аерылышырга дип кабат килмәделәр. Димәк, барысы да җайланган. Сүз дә юк, өйләнешүнең беренче елларында төрле аңлашыл- маучылыклар, вак-төяк низаглар булгалый инде. Яшьләр андый хәлләрне үткәреп җибәрергә, түземлерәк булырга өйрәнсәләр, байтак гаиләләр сакланып калыр иде.
Һәр үлем үкенечле
2017 елда ЗАГС бүлегендә үлем турындагы 291 акт төзелгән. Бу аннан алдагы елдагыга караганда 15 очракка күбрәк. Бакыйлыкка күчүчеләрнең 148 е - ир-атлар, 143 е хатын-кызлар.
Хезмәт яшендәге 66 кешенең гомерләре өзелү бигрәк тә үкенечле. 9 хатын-кыз, 57 ир-ат пенсия яшенә дә җитә алмыйча якты дөнья белән саубуллашканнар.
Үлем-җитемнәрнең төп сәбәпләре - йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шеш авырулары. Төрле фаҗигаләргә юлыгып үлүчеләр дә бар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, бәхетсезлек о ч р а к л а р ы н д а гомерләре өзелүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар былтыр кими төшкән.
А л д а р а к әйтелгәнчә, гомер уртасында, рәхәтләнеп яшәр чагында якты дөньядан китеп баручыларның күпчелеге - ир-атлар. Бу күңелсез факт ир-егетләребезгә үз саулыкларына игътибарлырак булу кирәклеген тагын бер кат искәртә. Медицина хезмәткәрләре дә бит көчле затларның бу мәсьәләдә гафу ителмәслек битарафлык күрсәтүен әйтәләр. 2018 ел республикада ир-атлар сәламәтлеген саклау елы дип игълан ителде. Бәлки бу акция әлеге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә этәргеч бирер.
Демографик ситуацияне яхшырту - бүген илебездә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки дәүләт сәясәтенең бөтен мәгънәсе- илебезнең төп байлыгы булган кешеләрне саклау. Үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру максатында хөкүмәт төрле чараларны тормышка ашыра. Бу елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән балалы гаиләләргә ярдәм программалары да әнә шуны күздә тота. Барлык бу чаралар авылларыбызның картая баруына чик куярга да ярдәм итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев