Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Яшь имәннәр” балалар лагеренда яңа йокы корпусы ачылды (+ФОТО)

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә барлык уңайлыклары булган ике катлы йокы корпусы файдалануга тапшырылды. "Яшь имәннәр" лагере бигрәк матур җирдә урнашкан инде. Биредәге күзләрне иркәләүче яшеллек, саф урман һавасы җанга да, тәнгә дә рәхәтлек, ял бирә. Тик менә лагерьның...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә барлык уңайлыклары булган ике катлы йокы корпусы файдалануга тапшырылды.

"Яшь имәннәр" лагере бигрәк матур җирдә урнашкан инде. Биредәге күзләрне иркәләүче яшеллек, саф урман һавасы җанга да, тәнгә дә рәхәтлек, ял бирә. Тик менә лагерьның корылмалары бик тузган, искергән хәлдә иде. Нигәдер балаларның җәйге ял урынын төзекләндерүгә моңа кадәр кул җитмәде. Һәр ял сезоны алдыннан анда җиңелчә ремонт кына үткәрелеп килде. Ә бу җәйдә лагерьдә ял итәсе балалар өчен менә дигән йокы бүлмәләре әзер.

Район башлыгы Александр Никошин тантанада катнашучы балаларны бәйрәмнәре белән котлады һәм алар өчен әзерләнгән бүләк - яңа бинаны тәкъдим итте.

-Безгә лагерьдагы корпусларны ремонтларга дип республикадан 5 миллион сум акча бирелгән иде. Искене ямап ятканчы дип, сезгә өр-яңа йокы корпусы төзеп куйдык,-диде район башлыгы. -Биредә хәзер ел әйләнәсе берьюлы 50 бала ял итә алачак. Яңа бинада яшәү һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Александр Федорович бинаны сыйфатлы итеп эшләгән һәм вакытында өлгерткән "Арт-строй" төзү оешмасына рәхмәт белдерде.

-Быелгы җәйге ялларын лагерьдә үткәрүче балалар биредә тудырылган әйбәт яшәү шартларын сизми калмаслар. Алга таба монда җәен дә, кышын да файдаланырлык спорт мәйданчыгы да булачак әле,-дип шатландырды балаларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова малайларга-кызларга мөрәҗәгать итеп:

-Мин үземнең бу лагерьдә ял иткән чакларымны искә алам. Бик күңелле ял була иде. Дөрес, ул вакытта мондый уңайлы йокы бүлмәләре юк иде әле. Сезгә, балалар, әйбәт шартлар тудырылган лагерьда рәхәтләнеп ял итүегезне, сәламәтлегегезне ныгытуыгызны телим,-дип сөйләде.

Менә яңа бина ишегендәге ал тасмалар киселде. Барыбыз да эчкә үтеп, иркен якты бүлмәләрне карап йөрдек. Биредә малайлар һәм кызлар өчен зур-зур йокы бүлмәләре, уен бүлмәсе җиһазландырылган. Медицина хезмәткәрләренә, вожатыйларга аерым кабинетлар булдырылган. Бина газ белән җылытыла. Юыну бүлмәләре һәм бәдрәфләр дә биредә үк. Салкын, кайнар су килеп тора. Бер сүз белән әйткәндә, бөтенесе уйланган, барлык шартлар тудырылган. Озакламый лагерьда беренче смена башланыр, яңа бина да балаларны кабул итәр, аларның шат авазлары белән тулыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев