Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яшәүчеләр: “Дума депутатларын сайлауда һичшиксез катнашабыз!”

Елның төп сәяси вакыйгасы - Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау да килеп җитте. Берсекөнгә сайлау участокларына барып, җәмгыятебезнең, димәк, һәркайсыбызның киләчәге өчен тавыш бирәчәкбез. Авыл халкы сайлауга үз фикере белән, кемнәр өчен һәм нигә нәкъ менә шул партиягә һәм кандидатка тавыш бирәсен анык белеп бара. Эш буенча очрашасыңмы, почтада, хастаханәдә...

Елның төп сәяси вакыйгасы - Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау да килеп җитте. Берсекөнгә сайлау участокларына барып, җәмгыятебезнең, димәк, һәркайсыбызның киләчәге өчен тавыш бирәчәкбез.

Авыл халкы сайлауга үз фикере белән, кемнәр өчен һәм нигә нәкъ менә шул партиягә һәм кандидатка тавыш бирәсен анык белеп бара. Эш буенча очрашасыңмы, почтада, хастаханәдә я банкта чират торганда сөйләшеп китәсеңме, шуңа инанасың - авыл кешеләре бүген сәяси яктан грамоталы, сайлау алды теледебатларын да тыңлап баралар, кандидатларга бәя бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр.

Ә сез сайлауга барасызмы? Дөресен әйткәндә, бу сорау урынсызрак та яңгырый кебек. Ник дигәндә, авыл кешесенең күпчелеге сайлауга бармый калуны күз алдына да китерми. Элек-электән авылда сайлауны бәйрәм кебек көтеп алалар, иртәнге эшләрен тиз-тиз төгәлләп, матур итеп киенеп, бөтен гаилә белән сайлау участогы урнашкан клуб я мәктәп бинасына китәләр, тавыш биргәч тә өйгә ашыкмыйлар, авылдашлар белән аралашалар, туган-тумачаның хәлен белешеп чыгалар.

Кошки авылында яшәүче, үзен "яшь пенсионер" дип таныштырган укытучы Эльвира Акулинина белән сөйләшеп тордык.

-Һичшиксез сайлауга барып, үзебез ышаныч белдергән партия һәм кандидатлар өчен тавышыбызны бирәчәкбез. Ирем Михаил белән кемнәрне сайлыйсыбызны да тәгаенләп куйдык инде,-ди әңгәмәдәшем. -Ничек инде шундый мөһим вакыйгада катнашмыйсың, үзеңнең гражданлык позицияңне белдермисең?! Авыл җирендә тормыш алга барсын, яшәү шартлары яхшырсын өчен бүген бик күп эшләнә. Йорт саен газ, су, телефон. Гомергә юлсызлыктан интеккән авылыбызга асфальт килеп җитте. Күптән түгел генә өр-яңа ФАП ачылды. Мин үзем алга таба да шушы сәясәт дәвам итсен өчен тавыш бирәм.

Ә бит республикада барлык социаль программалар да уңышлы эшләсен өчен Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен тагын да көчәйтү мөһим. Ә моның өчен республикадагы һәр кешенең 18 сентябрьдә сайлау участогына килеп үз фикерен белдерүе зарур. "ВостокЗернопродукт" предприятиесенең "Үзәк Әлки" филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов та әнә шул фикерне алга сөрә:

-Мин авыл хуҗалыгында яңа кеше түгел. Үз тәҗрибәмнән чыгып кына да соңгы берничә елда авыл җиренә игътибарның ничек артуын бәяли алам, -ди ул. -Дөрес, безнең республикада җирләрне дә эшкәртергә тырыштылар, терлек тә асралды. Әмма бу мәсьәлә Россия күләмендә кайгыртыла башлагач, уңай үзгәрешләр аеруча нык сизелә. Хәзер бит җитештерелгән сөткә, туган бозауга, сатып алынган нәселле танага федераль үзәктән субсидияләр бирү каралган. Шулай ук сөрү җирен эшкәртүгә, орлык сатып алуга тоткан акчаңның да бер өлеше кайтарыла. Быел безнең компания 24 яңа комбайн сатып алды. Аларның бәяләре 8-22 миллионга чаклы. Әлеге техника да лизинг программасы нигезендә алынды. Бу программаларның күбесе Россия Дәүләт Думасында кабул ителгән.

Рафаэль Имамович сүзен куәтләп болай ди:

-Без тавыш бирергә бөтен гаиләбез белән барабыз. Хезмәттәшләрем дә һәркайсы сайлауда катнашабыз дип торалар. Думага депутат булып күбрәк авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе булган кешеләр эләксен иде дигән теләгем бар. Шул вакытта эшләребез тагын да зуррак үсеш алыр.

Шактый еллар бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче фермер Юрий Тяминов та киләчәктә тормышыбызның нинди булуы бу сайлауда ничек катнашуыбызга турыдан-туры икәнлегенә ышана.

- Соңгы еллардагы корылыклар сугарудан башка бәрәңге, яшелчә үстереп булмыйсына безне тагын бер кат инандырды. Мин хөкүмәт ярдәме белән сугару системалары сатып алдым. Сугару өчен табигый сулыгы да кирәк бит әле. Анысын да республика ярдәме белән төзеп бирделәр. Хәзер инде җәй буе сугару алымы белән бәрәңге һәм яшелчә үстерәбез,-дип сөйли фермер. -Хәзер үстергән уңышны саклау проблемасы туды. Яшелчә саклау склады төзергә федераль үзәктән ярдәм булачак дип ышандыралар. Ә алга таба теплица корып ел әйләнәсе диярлек яшелчә үстерергә уем бар. Бу юнәлештә дә эшне башлап җибәргәндә республикадан ярдәм булачак дип торалар. Авыл хуҗалыгына шундый кайгырту булганда алдагы көнебезгә дә ышаныч туа. Шуңа киләчәгебез язмышы хәл ителгәндә -Дәүләт Думасы депутатларын сайлаганда - бу чарадан һич кенә дә читтә калырга ярамый. Үзебез ышанган, белгән кешеләр Думада булсын иде.

Әлбәттә, никадәр күбрәк татарстанлы тавыш бирсә, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар да шулкадәр булачак. Асылда без бит республикабыз өчен тавыш бирәбез. Президент Рөстәм Миңнеханов быелгы сайлауга бик төгәл билгеләмә бирде - Татарстан өчен бу Парламентка Республика командасын юллау, диде. Республика интересларын, татарстанлылар интересларын федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен Дәүләт Думасында безнең күпсанлы һәм көчле вәкиллек булуы кирәк. Шул чагында республика эре федераль программаларда катнаша алачак, республикага федераль бюджет средстволарын җәлеп итү, перспектив проектлар өчен законнар базасын камилләштерү мөмкин булачак. Татарстан командасының Думада тагын бер миссиясе - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә күтәрү. Менә шуның өчен дә 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы гаять мөһим. Дәүләт Думасына үз вәкилләребезне күбрәк сайласак, алар Татарстан һәм Россия өчен шулкадәр күбрәк эшли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев