Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яшәүчеләр паркларда ял итәргә өйрәнеп киләләр

Тырыша торгач, Базарлы Матакта бәйрәмнәрне үткәрү, әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтү өчен күңел ятышлы урыннар - парклар булдырдык бит, әй! Баштарак моңа ышанмыйча караучылар да акрынлап ял сәгатьләрендә якын-тирәдәге паркка барып килергә, таныш-белешен очратып, сөйләшеп утырырга гадәтләнеп бара. Ә мәдәният хезмәткәрләре аның саен тырышалар - шимбә кичләрендә әле паркларда дискотека оештырып...

Тырыша торгач, Базарлы Матакта бәйрәмнәрне үткәрү, әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтү өчен күңел ятышлы урыннар - парклар булдырдык бит, әй! Баштарак моңа ышанмыйча караучылар да акрынлап ял сәгатьләрендә якын-тирәдәге паркка барып килергә, таныш-белешен очратып, сөйләшеп утырырга гадәтләнеп бара.

Ә мәдәният хезмәткәрләре аның саен тырышалар - шимбә кичләрендә әле паркларда дискотека оештырып алалар, әле концерт күрсәтәләр. Рәхәт бит, саф һава сулап, күрше-күлән белән күрешеп, үзеңнең эчке культураңны да үстереп аласың. Чынлап та, Базарлы Матак парклары тормыш рәвешебезгә өстәмә төсмер, авылыбызга ямь биреп торучы күркәм почмакларга әйләнеп баралар.

Район үзәге парклары арасында иң күркәме Ана даны бакчасы, дисәм, беркем бәхәсләшмәс мөгаен. Базарлы Матакның читендә үк өй салып, авыл үзәге рәхәтләреннән мәхрүм булып яшәп яткан Имәнлек, Көнбатыш урамнары халкы өчен зур бүләк булды ул. Яңа паркка башта балалар сукмак салды, тора-бара олыраклар да тартыла башлады. Соң, шулай булмыйча, узган елда буш урында төзелә башлаган парк көннән-көн матурая, үзенә генә хас эчтәлек белән баетыла бит.

-Балалар өчен әйбәт булды әле бу бакча. Көне буе шунда чыр-чу киләләр. Беркөн иртәнге алтыда эшкә барырга дип чыккан идем, җиде яшьлек тирәсе малай ашыга-ашыга паркка килә,-дип көлә-көлә сөйли шул тирәдә яшәүче бер әти.

Әйе, паркның шактый өлеше балалар карамагына бирелгән. Нинди генә җайланма юк алар өчен - таган, карусель дисеңме, калын пружинага утыртылган сикертмәләр дисеңме, үрмәләү, менү, шуып төшү өчен таучыклармы… Ә җиргә йомшак резина вагы җәеп ябыштырганнар төзүче абыйлары. Егылып-сөрелеп китеп имгәнмәсеннәр дип кайгыртканнар. Паркның бу почмагы һич буш тормый: олырак кызлар-малайлар да шунда, сабыен арбага салган яшь әниләр дә. Хәтта әтиләр дә килә паркка.

Ә төп өлешендә өй эшеннән аерылып, саф һава суларга яратучылар җыела. Паркта бик матур эскәмияләр куелды, кояштан аларны җыйнак перголалар ышыклый. Каршы якта үзенчәлекле итеп бизәлгән иркен зур сәхнә төзелде - җырчыларга-ансамбльләргә түгел, очып биючеләргә дә урын җитәрлек.

Әмма паркны чын-чынлап бакча иткән могҗиза күптән түгел, август ахыры - сентябрь башында булды: махсус чакырылган техника ярдәмендә урманнан зур-зур чыршы, нарат, каен агачларын төпләп алып кайтып утырттылар. Бик гаҗәеп булды бу: әле генә кечкенә куактан башка берние булмаган мәйданда берничә метр биеклектәге төз, биек агачлар барлыкка килде. Парк артындагы элеккеге шыксыз элеватор бинасы да күздән югала язды, агачлар ял итүчеләрне җил-тузаннан да ышыкладылар.

Шулай, Ана даны паркына сөенеп туярлык түгел. Матурлык күңелне нечкәртә, иң яхшы хисләребезне уята ала. Әмма ул үзен-үзе яклый-саклый алмый. Шушы күпме көч түгеп, яратып ясалган паркта кайчак казлар йөргәнен, эскәмияләре тирәсендә төкереп ташланган көнбагыш кабыклары өемнәрен күрү күңелгә тия. Моңа юл куймыйсы иде, авылдашлар.

Һәм тагын бер нәрсә: Ана даны паркына Базарлы Матакның Маклашовка ягыннан да килә халык. Әмма ике арада туры юл-сукмак юк, хәзер караңгысы да тиз төшә бит. "Әллә соң гәзиткә языйкмы, бәлки, җитәкчеләребез күреп алып, бер-ике лампа куйдыртырлар, юл төзетер иделәр. Әйтик, үзара йөкләнгән салым акчасына",-диештеләр үткән шимбәдә концерт карарга дип җыелган кешеләр. Алга таба булыр әле юлы да, сукмагы да…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев