Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яшәүчеләрнең 27,3 проценты коммуналь хезмәтләрен электрон ысул белән түли

Вакыт тиз узсын дисәң, ссуда я кредит ал, диләр замана акылбашлары.

Ә бит дөрес сөйлиләр: бер кочак квитанция буенча айлык түләүләрдән котылып өлгермисең, инде тагын бер ай үтеп бара, димәк, ут, газ, электр һ.б. хезмәтләр өчен бурычларны капларга кирәк.

Моны элеккечә почта бүлекчәсе я банкка барып эшләүчеләр: "Ничек вакыт табыйм икән? Чират җиткәнне күпме көтәсе була инде", дип уфтаналар. Ә замана мөмкинлекләреннән шикләнми-курыкмый файдаланучылар аптырамый, бурычларын электрон юл белән генә каплый.

Ә бит ничек җайлы: интернеттагы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыңны ачып куясың да, үзеңә кирәкле "тәрәзәгә" "чиертәсең" генә. Әйтик коммуналь хезмәтләр, төрле салымнар, штрафлар, балалар бакчасы өчен түләүләр шәхси кабинет аша бик тиз башкарыла.

Билгеле, кемнеңдер болай эшләргә тәвәккәллеге җитмәскә мөмкин. Акча белән бәйле гамәлләр бит, бераз шикләндерә дә. Бигрәк тә өлкәннәр электрон хезмәтләргә ияләшә алмый. Ә бит күпчелегебез хезмәт хакын, пенсиясен карточка ярдәмендә ала, димәк, электрон исәп-хисаплардан файдалана. Компьютер, ноутбок һәр өйдә диярлек бар, күпләрнең кесәсендә телефон гына түгел, чиксез мөмкинлекле смартфон, планшет ише гаджетлар бар. Алар барысы да төрле түләүләр башкаруда эш коралы булып тора хәзер.

-Район халкының 27,3 проценты коммуналь хезмәтләр өчен электрон ысул белән түли акчаны. Аларның 9,6 проценты моны Дәүләт хезмәтләре порталында башкара, калганнары банк терминалларын файдалана. Билгеле, безне "ахыргы нәтиҗә" күбрәк кызыксындыра - теләсә ничек түләсеннәр, тик бурычлар гына җыелмасын. Ләкин шунысы бар: Татарстанда, халык тормышына яңалык кертергә омтылып, районнарның рейтингын төзиләр - кайда күпме кулланучы электрон мөмкинлекләрдән файдалана. Менә шул рейтинигта март башына без унөченче урында. Билгеле, рейтинг баскычында өстәрәк буласы килә. Шуңа күрә әлкилеләрне кыюрак булырга, замана мөмкинлекләрен өйрәнеп кулланырга өндәр идем,-ди Әлки халыкка хезмәт күрсәтү участогы җитәкчесе Кристина Шарапова.

Татарстан буенча барлык түләүләрнең 49,6 проценты электрон рәвештә башкарыла. Күргәнебезчә, уртача күрсәткечкә -буебыз җитсен" өчен дә шактый тырышасы әле безнең районга.

Сезнең фикер

Рамилә Җәләлова, укытучы, Үргәгар авылы:

-Без күптән инде Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланабыз, анда шәхси кабинетым бар. Ай тәмамланып килгәндә, гадәттә егермеләреннән соң, өйдә каршыма ноутбукны алып куям, квитанцияләрне җәеп салам да, берәм-берәм түлим бурычларны. Җайлы, рәхәт, каядыр барасы, чират торасы, вакыт әрәм итәсе түгел. Квитанцияләр ноутбук хәтерендә дә сакланып бара. Әйтик, узган ай күрсәткече кирәк икән, анысы да шунда гына. Үзем шулай эшлим, башкаларга да киңәш итәм.

Мария Мулюхина, социаль хезмәткәр, Югары Кәчи авылы:

-Электрон түләүләр турында ишетеп беләм, әмма элеккечә почта хезмәтеннән файдаланам шул. Әле компьютерны төзәтәсе була, әле интернет югалып тора… Дөрес, почта аша кыйммәтткәрәк чыга, 15 сумны "кәгазь өчен" дип алып калалар. Без, социаль хезмәткәрләр, үз карамагыбыздагы әбиләргә дә булышабыз "коммуналка" өчен түләргә. Аларны интернетка өйрәтеп булмас инде, әмма үземә өйрәнергә кирәк, дөньядан артка калып булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев