Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында юлларны кардан чистартуда 23 берәмлек көчле техника эшли

Кичә төштән соң башланып, төне буе яуган кар иртәнгә кадәр бик көртләр өйде, юлларны күмде. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки филиалы эшчеләре төне буе юлларны чистарттылар. Хәзерге вакытта юлларда махсус җиһазландырылган 13 "КамАЗ" автомобиле, 4 "МТЗ" тракторы, 4 грейдер эшләп тора. Төштән соң, карны юллардан алып бетергәч, 36 эшчедән торган бригадалар павильоннарны...

Кичә төштән соң башланып, төне буе яуган кар иртәнгә кадәр бик көртләр өйде, юлларны күмде. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки филиалы эшчеләре төне буе юлларны чистарттылар. Хәзерге вакытта юлларда махсус җиһазландырылган 13 "КамАЗ" автомобиле, 4 "МТЗ" тракторы, 4 грейдер эшләп тора. Төштән соң, карны юллардан алып бетергәч, 36 эшчедән торган бригадалар павильоннарны һәм тимер киртәләр төпләрен көрәк белән чистартачак.

Юлчылар авылларга бара торган юлларны мәктәп, авыл җирлеге советы кебек социаль әһәмияткә ия объектларга кадәр кардан әрчиләр. Ә авыл урамнарын чистарту җирлекләрнең башкарма комитетларына йөкләнгән. Йорт тирәләрен, оешма-учреждениеләр территорияләрен дә иртәдән кардан чистартты халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев