Әлки районыннан Ирек Фәрдиев Сабантуйда үтә торган юртаклар ярышларында 24 ел катнашкан
Халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабантуйларын оештыру елдан-ел камилләшә, аларның бизәлеше, эчтәлекләре байый бара.
Әмма, шуңа карамастан, элек үткәрелгән Сабантуйлар күңелләрдә яңарып, искә төшеп сагындыра. Югыйсә, элекке елларда бу олуг бәйрәмнәрнең йөзек кашы саналган ат чабышларын тулысынча күзәтергә дә мөмкин түгел иде бит, фәкать кузгалып китү мизгелләре белән финишка җитүләрен генә а-ах! итеп карый торган булдык. Ә хәзер әнә узыш процессын ипподромнардагыдай тулысынча күзәтеп, рәхәтлек табабыз.
Ат чабышлары хакында сүз кузгалгач, ихтыярсыз ике тәгәрмәчле, сиртмәле арбалар җигелгән юртакларда җилдерүче Ирек ага Фәрдиевнең узышуы хәтердә яңара. Әйтергә генә җиңел, ул җигүле юртаклар ярышларында 24 ел(!) буена үзе фидакарь хезмәт куйган "Актай" совхозы данын яклап узышты һәм бик күп тапкырлар призлы урыннарны яулап килде. Хәер, гомере буе тракторда эшләп тә ул кимен куймады, социалистик ярыш җиңүчесе күкрәк билгеләре белән дә, Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнеп, һәрдаим макталып хезмәт итте.
Ирек агадан ничек шулай "ат җене кагылып", аларны бик яратуын сорашам. Хикмәт шунда, әтисе Миңгалим абзый Мәүләшә (Яңа Камка) авылында бригадир вазыйфасын алып барганлыктан, һәрчак атта йөргән. Билгеле инде, һәрвакыт әтиләре тирәсендә буталган малайлар да ат арбасында үзләрен белә башлаганнан бирле утырып йөргәннәр, җае чыкканда бахбайларны коендырырга су буйларына алып барганнар, җигәргә-тугарырга өйрәнгәннәр. Алай гынамы, сугыштан соңгы еллар яшүсмерләре 12-13 яшеннән, турыдан-туры хуҗалык эшләренә үк катнашып, үзләре дә атлар җиккәннәр. Ирек Фәрдиевнең дә хезмәт кенәгәсе 13 яшеннән ачылып китә һәм анда язу юллары күп түгел, чөнки ул армия хезмәтен тәмамлаудан тотынып, нигездә трактор, комбайн штурваллары артында 47(!) еллык хезмәт стажы туплый.
Турысын әйтергә кирәк, элеккеге Сабантуйларда елы-елы белән юртаклар ярышында 3-4 чабышчы гына катнашкан очраклар да була торган иде. Югыйсә, колхоз-совхозлар саны район буенча ул чакларда утызга ук якынлашты бит. Һәр хуҗалыкның кимендә берәр юртак кына асрау мөмкинлеге булды һәм алар бар да иде. Ирек ага аңлатуынча, чабыш бәйгеләрендә катнашмау сәбәбе аларга тиешле дирбияләр юнәтә алмаудан тора. "Хәтердә, бер елны сиртмәле арба көпчәгенә резиналарны энекәшнең мотоциклыннан салдырып торырга туры килде,- дип сөйли ул, үзенә бер сагышлы хисләргә бирелеп: - Күрше Спас районының Никольскидагы ат заводына да дирбияләр мәсьәләсендә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәдек, билгеле".
Бер елны исә, Ирек Фәрдиевкә үз дирбияләре белән ике тапкыр, ягъни ике төрле атта чабып әйләнергә туры килә, һәм шул рәвешле беренче-икенче урыннарны яулый ул. Аның каравы шушы "хыянәте" өчен үзенең сөекле аты үчен дә яхшы ала.
Сабан туе мәйданына ике ат тотып чыккач, үзенең күнегелгәне Ирек аганың иңбашын умырып ала. Менә, ат кына димә, кем әйтмешли, аларда адәм акыллары бар.
Сабантуйларындагы ат чабышларында җиңгәне өчен алган бүләкләре бүген дә Ирек агаларның өй түрләрендә саклана. Әмма тамашачылар тарафыннан тапшырылган истәлекле бүләкләр аеруча кадерле, дип саный ул. Бу җәһәттән күренекле авылдашы Шәүкәт абыйның (аның исемендә Базарлы Матакта мәчет тә балкып тора) хатыны тарафыннан "Маладис, энекәш, авылыбыз данын күтәргәнең өчен!"- дип биргән бүләкне аеруча кадерләп саклый Ирек ага. "Кызым терелсә, Сабантуйда җиңгән ат йөртүчегә бирер идем",- дип нәзер әйтеп тапшырылган Ап-ак авылыннан килгән ападан алганын да онытмый, хәтерендә саклый Ирек ага.
Ирек Фәрдиевнең үзеннән "Актай" атларында узышу эстафетасын Хәйруллин Камилгә тапшырып калдыруына да инде дистәләгән еллар узып китте. Әмма бер генә елны да ул ат чабышлары тамашасын тыныч күңел белән карый алмый. Узышларны атларга көч биреп торгандай, ашкынулы хисләр белән күзәтә. Мөгаен, ул бу вакытларда үзен, дилбегәне ныклап тотып, тачанкада чаба торган иттереп күз алдына китерәдер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев