Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан укытучы Гөлсинә Галиуллина “Татмедиа” АҖнең “Подписка өчен телевизор!” акциясендә бүләк отты

Карга мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллина "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үткәргән акциядә бүләк отты. Мәгълүм булганча, бу елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына иң актив язылучылар арасында "Подписка өчен телевизор!" акциясе оештырылды. Анда катнашу өчен "Татмедиа"нең ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм быелның 18 апреленнән 20 июленә кадәрге...

Карга мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллина "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үткәргән акциядә бүләк отты.

Мәгълүм булганча, бу елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына иң актив язылучылар арасында "Подписка өчен телевизор!" акциясе оештырылды. Анда катнашу өчен "Татмедиа"нең ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм быелның 18 апреленнән 20 июленә кадәрге чорда язылу квитанцияләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Мондый акция инде бишенче тапкыр үткәрелде. Аларның һәркайсында районыбыз әбүнәчеләре катнашып килә һәм бүләкләр дә ота. Шунысы игътибарга лаек: 2016 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу чорында үткәрелгән "Подписка өчен iPad" бәйгесендә дә райондашыбыз Гөлсинә Галиуллина "Татмедиа" АҖ газета-журналларына иң күп язылучыларның берсе буларак бүләк откан иде. Анда ул "Кукмара" савытларына ия булды. Менә бу акциядә дә Гөлсинә ханым җиңүчеләр арасында. Бу юлы ул савыт-саба җыелмасы белән бүләкләнде.

Фаиз һәм Гөлсинә Галиуллиннар - Карга авылында газета-журналларга иң күп язылучы гаиләләрнең берсе. Алар "Әлки хәбәрләре", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" газеталарын, "Гаилә һәм мәктәп" журналын алдыралар. Ә оныклары өчен "Ялкын", "Тылсымлы куллар", "Салават күпере", "Сабантуй" журналларына язылалар. Ә киләсе елда боларга өстәп "Шәһри Казан" газетасын да өйләренә алдырырга уйлыйлар.

-Мин "Татмедиа" АҖ газета-журналларының сайтларына кереп, аларның электрон вариантлары белән дә танышып барам,-ди Гөлсинә Әнвәр кызы. -Шуңа карамастан, бу басмаларны өебезгә дә алдырам. Типография буявы исе килеп торган газета-журналны кулыңа алып уку үзе бер ләззәт бит ул. Ирем дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз да укырга яраталар. Киләсе ел өчен дә матбугат басмаларына күпләп язылачакмын.

"Подписка өчен телевизор" бәйгесендә төп призны - LED телевизорын Казаннан Раиф Зиннәтуллин откан. Ә өч әбүнәче Nikon цифрлы фотоаппаратына ия булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев