Әлки районының Абдул Салман авылына нигез салучыларга һәйкәл ачылды. ФОТО
Туган авылыма кемнәр һәм кайчан нигез салган?
Бу сорауны вакыт-вакыт үзеңә бирәсең дә, җавап таба алмый аптырап каласың. Чынлап та, әллә ничә гасыр элек шушы җиргә кемнәр килеп урнашканны ничек ачыкларга соң? Бу ансат эш түгел шул. Ә менә Абдул Салман авылына кайчан нигез салынганны архивлар ярдәмендә ачыклаганнар. Алай гына да түгел, бирегә беренче булып килеп яши башлаган гаиләләр башлыкларының исемнәрен теркәп алар хөрмәтенә һәйкәл ачтылар.
Билгеле, бу вакыйга тантаналы төстә, күп халык катнашында үтте. Абдул Салманны морзалар авылы дип тә йөртәләр. Бу турыда безнең газетада һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев язган иде. Аның раславынча, Иске Салмандагы берничә морзага җир бүлеп бирәләр. Бу җирләр авыл тирәсендә булмаганлыктан, аларга урманны кисеп буш мәйданнар булдырырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, тугыз гаилә яңа урында авылга нигез сала.
Башта алар документларда теркәлмичә, һаман Иске Салман кешеләре булып исәпләнә. Авылдагы зиярәттә беренче каберләр 1797 елда барлыкка килә. Шул елны авылга нигез салынган дип санала башлый.
Борынгы бабайларга һәйкәл ачу тантанасына тамырлары шуннан булган, хәзер исә Казан, Түбән кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәп ятучы гаиләләр кайткан иде. Район үзәгеннән, башка авыллардан да кунаклар бар. Килеп җиткән һәр кешене урамга куелган озын өстәл артына утыртып тәмле чәй белән сыйладылар. Моның өчен Базарлы Матакның "Йолдызлык" кафесы хезмәткәрләрен чакырганнар.
Менә тантана башланып китте. Аны үткәрү урыны элеккеге мәктәп мәйданы икән. Шунда ук узган елда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә ачылган мемориаль такта.
Һәйкәл үзе әлегә ак тукыма белән төрелгән. Аның тирә-ягы тимердән коеп ясалган койма белән әйләндерелгән. Җиргә брусчатка түшәгәннәр. Микрофон каршына беренче булып шушы авыл тарихын өйрәнүче, күп гаиләләрнең шәҗәрәләрен туплаган Мансур ага Ганиев килеп басты. Ул Түбән Камада яши.
- Авылыбызның тарихын күптәннән өйрәнәм, әмма әле дә ачыклык кертәсе мәсьәләләр бар. Авылыбызга нигез салучыларга багышлап истәлекле урын булдыру теләге белән алты ел элек янып йөри башладым. Фикеремне авылдашым, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Зөфәр Шәрипов хуплады. Мин мәгълүмат җыйдым, ә Зөфәр Шәрипович төзелеш эшләрен үз өстенә алды. Шушы мәсьәләләр белән мин белгәне генә дтә алты тапкыр Казанга барды ул. Соңгы айда гомумән авылда торып эшләде. менә бүген шушы эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез. Безгә зур ярдәм күрсәткән Хәбибуллиннар, Ганиевлар, Хәйретдиновлар, Шәриповлар, Вәлиәхмәтовлар, Җиһаншиннар, Гафиятовлар һәм башка бик күп гаиләләргә рәхмәт. Тора-бара авылыбызда музей да оештыра алырбыз әле, - диде Мансур Ганиев.
Сүзне район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка бирделәр.
- Бүген без авыл тормышындагы бик мөһим вакыйгада катнашабыз. Авыллар тарихын барлап, кайгыртып йөрүчеләр кирәк безгә. Абдул Салман авылы тарихын өйрәнеп башкаларга мирас итеп тапшырганыгыз өчен рәхмәт. Кечкенә булса да, бу матур авыл һәрвакыт яшәсен иде. Бүген Мансур Ганиевка һәм иганәче Ильяс Хәбибуллинга район башлыгы Александр Никошинның рәхмәт хатларын тапшырам,- диде җитәкче.
Менә вакыйганың иң югары ноктасы җитте -һәйкәлне каплап торган ак тукыма алынды. Мәйдан түренә шул авылда кырык ел балалар укыткан Зиннәт абый Гатинның кызы Диләрә чакырылды. Ул Түбән Камадан кайткан.
- Бик сөенечле тантана бүген безнең өчен. Минем кендек каным шушы авылда тамган. 1936 елдан башлап әтем менә шушы урында булган мәктәптә укытты. Үзем 20 ел авылның мәдәният тормышын җитәкләдем. Авылымны яратам, аның кешеләре, тарихы белән горурланам. Күрәсез, биредә балалар да күп. Алар да үз авыллары тарихын өйрәнеп үссеннәр иде, - диде ул. Аннары Диләрә ханым "Туган туфракны онытмыйк!" дигән бик мәгънәле шигырен укыды.
Сүзгә Морзалар авылының тагын бер кызы Сөембикә апа Нуруллина кушылды һәм болай диде:
- Авылыбыз яши, шуңа шатланам. Былтыр сугышта катнашучыларга һәйкәл ачтык, быел менә тагын җыелдык, авылыбызга нигез салучыларны хөрмәтлибез. Мәчетебез төзек, чиста. Гомәр хәзрәткә дә зур рәхмәт, ул зиратны, авылны карап торырга тырыша. Тантанага озак еллар "Әлки" совхозын уңышлы җитәкләгән, Абдул Салманны туган авылыдай кайгырткан Рафаэль Ибәтуллинны да хөрмәтләп чакырганнар. Рафаэль ага авылны яшәтте, чөнки биредә һәрчак фермалар эшләп торды, аларда күп терлек асралды, юллар төзелде, газ керде, мәчет төзеп куйдылар.
- Абдул Салман табигатьнең бик матур почмагында урнашкан, урманга орынып диярлек тора, елгасы да бар. Бу җирләрнең кадере елдан-ел артыр, читкә китүчеләр кайтып өйләр салырлар бәлки. Авыл яши - шунысы яхшы. Районда кайбер элеккеге авыллар урыннарында инде көтү көтәләр, менә шуңа йөрәк әрни. Беләм, тарихны өйрәнү ансат эш түгел. Әмма сез башкарып чыккансыз, моның өчен рәхмәт, - диде Рафаэль Ибәтуллин.
Дамир Бурамшин гомер буе механизатор булып эшләде. Акыллы, сабыр Дамир ага хәзер мәчеттә мулла. Ул тантанада Коръәннән сүрәләр укыды.
Зөфәр Шәрипов та шушы авылда туып үскән, урта белем алган һәм чттә яшәгән. Әмма ул туган авылын һәрчак кайгыртып, аңа төрлечә ярдәм итеп яшәде. Әлеге тантанада аның адресына да рәхмәт сүзләре күп әйтелде, мин аларга ихластан кушылам. Авылның тагын бер улы Вайыс Даутов шундый ук тынгысыз, туган җире өчен өзелеп торучы кеше.
Менә киләчәк буыннарга атап язылган хатны махсус капсулага салдылар ( аның тулы тексты безнең сайтта). Балалар аны алдан ясалган урынга урнаштырдылар.
Тантана тәмамлангач авылдашлар чәй табыннары артына чакырылды. Мәҗлес барышында күпме сүз сөйләнде, истәлекләр яңгырады! Морзалар нәселләрен дәва итүчеләр ихластан аралаштылар, сөйләшеп утырдылар. Әлеге тантанага минем белән район музее баш белгече Рамилә .... дә барган иде. Инде кайтырга чыккач ул болай диде:
- Нинди матур бәйрәм үткәрделәр, анда катнашуыма сөенәм. Мондый тантаналарны зур авыллар да оештыра алмыйлар.
Әйе шул, кечкенә генә Абдул Салман авылында зур авыллар көнләшерлек мәгънәле дә, мөһим дә бәйрәм үткәрә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев