Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылы бер елда 180 хуҗалыкка арткан

Базарлы Матак авыл җирлегендә район халкының өчтән береннән артыгы яши.

Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авылларын берләштерүче бу җирлектә 2328 йорт-хуҗалык бар. Аларда 7050 кеше яши.
Җирлектә былтыр 64 бала туган, 46 кеше бакыйлыкка күчкән. 29 яңа гаилә төзелгән, әмма, ни кызганыч, 22 гаилә таркалган. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясаганда әнә шул саннарны атап узды.
Район үзәге Базарлы Матакта 64 урам бар. Һәр елны диярлек биредә яңа урамнар барлыкка килә. Былтыр гына да Базарлы Матак 180 йортка арткан. Әле берничә ел элек кенә район үзәгендә балаларга бакчаларда урын җитмәү проблемасы бар иде. Хәзер бу мәсьәлә тулысы белән хәл ителгән. Базарлы Матактагы "Каенкай", "Ромашка", "Салават күпере" һәм "Теремкәй" мәктәпкәчә учреждениеләрендә 586 бала тәрбияләнә. Ә урта мәктәп һәм гимназиядә 839 укучы белем ала. Җирлектә эшкә сәләтле 3183 кеше һәм 2115 пенсионер исәпләнә. Моннан тыш, төрле уку йортларында 327 егет һәм кыз һөнәр үзләштерә. 33 кеше исә хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.
Базарлы Матакта үз көче белән яңа йортлар өлгертүчеләр дә күп. Моннан тыш, төрле программалар буенча торак шартларын яхшыртучылар шактый җыела. Әйтик, былтыр Филиппов урамында ятимнәр өчен барлык шартлары тудырылган 5 өй төзелеп файдалануга тапшырылды. Быел табиблар өчен күп фатирлы йорт төзелә башлый.
Район үзәгендә күп балалы 104 гаилә яши. Аларның 61 е җир участогы сорап мөрәҗәгать иткән. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты теләге булганнарны җир кишәрлеге белән тәэмин итү өчен Баландин урамында - 80, Волков урамында 29 участок межалаган.
Базарлы Матакта яңа "Урман хуҗалыгы" поселогы барлыкка килде. Биредә газүткәргеч, электр линиясе сузылды, су үткәрелде. Шуңкар урамының бер өлеше асфальтланды. Шушы урам башында узган елның августында "Ләйсән" йөзү бассейны ачылды. Аны төзү эшләре 175 миллион сумга төште.
Юл урамында 3 миллион сумга якын бәягә спорт мәйданчыгы төзелде. Имәнлек урамында Ана даны паркында 7 миллион сумга төзелеш эшләре башкарылды. Үзәк парк та шактый яңартулар кичерде. Былтыр "Геройлар аллеясы"нда шулай ук яңарту эшләре алып барылды. Биредә урам фонарьлары куелды, матур брусчаткалар түшәлде, бизәкле тимер коймалар ясалды. "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Ул 25 миллион сумга төште. Инде "Ромашка" бакчасында да төзекләндерү эшләре башланды.
Район үзәгендәге поликлиника узган көз ремонттан соң халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Үзәк хастаханәдә шулай ук патологоанатомия бүлегенең модульле бинасы файдалануга тапшырылды. Хәзер бала тудыру бүлегендә ремонт эшләре бара.
"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда 5 миллион сумга яңа йокы корпусы төзелде. Тукай урамында хоккей тартмасы ясалды. Чаңгы базасын төзү эшләре дәвам итә.
Авылларны чиста, санитар таләпләргә җавап бирерлек хәлдә тоту буенча күп эшләнә. Бу мәсьәләдә авыл җирлеге башкарма комитеты үзенең даими ярдәмчеләре булган Базарлы Матак урта мәктәбе, Н.Дәүли исемендәге гимназия, Алексеевск агрокөллияте филиалы, район музее коллективларына таяна. Рәшит Мусин җыенда аларга зур рәхмәтен җиткерде.
Район үзәген су белән тоткарлыксыз тәэмин итү юнәлешендә авыл җирлеге башкарма комитеты зур эшләр башкара. Әмма кайбер урамнарда әле су белән өзеклекләр була. Җыенда да халык әлеге мәсьәләне күтәрде. Тукай урамында, Үзәк Усадьбада берничә урында ел әйләнәсе су начар килә икән.
Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин бу урамнарда су проблемасын быел хәл итәргә тырышачакларын әйтте.
Ә менә Юбилей, Һади Такташ, Актай, Филиппов урамнарында "Чиста су" программасы буенча яңарту эшләре башкару көтелә.
Җыенда күпләр район үзәгендә җәяүлеләр өчен тротуарлар ясау мәсьәләсен дә күтәрде. Аерым алганда, Хәмидуллин урамыннан Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә чаклы җәяүлеләр өчен махсус юл бик кирәк. Әмма быел әле автовокзалдан үзәк хастаханәгә кадәр Кыр урамы буйлап озын тротуар ясау план-лаштырыла икән. Тора-бара башка урамнарда да җәяүлеләр юллары төзеләчәк, диелде җыенда.
Быел Хәмидуллин, Юбилей, Базар, Афанасьев, Дуслык, Энгельс, Үзәк Усадьба урамнарында юллар өлешчә яхшыртылачак. Түбән Биктимердә яңа су башнясы кую күздә тотыла. "Чиста су" программасы нигезендә район үзәгендә күп эшләр башкару көтелә.
Җыенда халык үзен борчыган мәсьәләләр буенча төрле хезмәтләргә сорауларын җиткерә алды.
Бу зур җыелышта җирлекнең иң лаеклы кешеләре дә хөрмәтләнде. Базарлы Матакның иң өлкәннәреннән берсе - 93 яшьлек Зәлифә Нуретдин кызы Фәттаховага, 4 бала тәрбияләүче Хәйруллиннар гаиләсенә, 58 ел тату гаилә булып гомер кичерүче Василий Владимирович һәм Мария Григорьевна Сергеевларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев