Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Тыл хезмәтчәннәре паркында 6 майда тантаналы митингы булды

Митингта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район үзәгендә яшәүчеләр, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Митингны район башлыгы Александр Никошин башлап җибәрде. -Бөек Ватан сугышында Җиңү совет халкына ансат кына бирелмәде. Безнең районнан да фронтка 8950 кеше китте. Аларның 1300 е орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Алты якташыбыз Советлар Союзы Герое...

Митингта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район үзәгендә яшәүчеләр, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Митингны район башлыгы Александр Никошин башлап җибәрде.

-Бөек Ватан сугышында Җиңү совет халкына ансат кына бирелмәде. Безнең районнан да фронтка 8950 кеше китте. Аларның 1300 е орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Яу кырларында 5192 якташыбыз ятып калды. Кайгы кичермәгән, сугышта якыннарын югалтмаган гаилә безнең районда булмагандыр. Хөрмәтле ветераннарыбыз, аяз күгебез, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә. Сугыш җиребезгә башка бер дә килмәсен иде,-диде Александр Федорович.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Фаиз Шакиров, аңа җавап итеп, өлкән буынга булган ихтирам һәм игътибар өчен рәхмәт әйтте. Ул сугыш чорына туры килгән балачагын искә төшерде. Аның әтисе Вагыйз абый яу кырыннан әйләнеп кайтмаган, әнисенә ялгыз калып 4 баланы үстерергә туры килгән.

-Әмма, ул куркыныч елларда тормыш ничек кенә авыр булмасын, кешеләрнең рухы нык иде. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Менә мин дә укыдым, белем алдым, Балалар, бүгенге мөмкинлекләрне бәяли белегез, тормыш юлыннан кыю атлагыз, тырышып укыгыз,-диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәм митингын укучылар чыгышлары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев