Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының хезмәт һәм тыл ветераны Мария Скворцова 1941 елгы хәрби парад турында хатирәләрен уртаклаша

Бу атнаның дүшәмбесендә башкалабызда Кызыл Мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә узган легендар парад хөрмәтенә тантаналы марш үткәрелде. Парад расчетлары хәрәкәте нәкъ иртәнге 10 да башланды. Кызыл Мәйдан брусчаткасыннан сугыш чоры формасында 5 меңнән артык кеше узды. Моннан 75 ел элек булган әлеге тарихи вакыйганы да хәтерләүче райондашларыбыз бар әле. Базарлы...

Бу атнаның дүшәмбесендә башкалабызда Кызыл Мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә узган легендар парад хөрмәтенә тантаналы марш үткәрелде. Парад расчетлары хәрәкәте нәкъ иртәнге 10 да башланды. Кызыл Мәйдан брусчаткасыннан сугыш чоры формасында 5 меңнән артык кеше узды.

Моннан 75 ел элек булган әлеге тарихи вакыйганы да хәтерләүче райондашларыбыз бар әле. Базарлы Матакта яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны, пенсиядәге укытучы Мария Ивановна СКВОРЦОВА безгә менә ниләр сөйләде:

-Телевизордан парадны бик дулкынланып, күз яшьләре белән карадым. 1941 ел формаларына киенгән солдатлар, ополчение сугышчылары, легендар "Т-34" танкы, "Катюшалар" мәйданнан узганда моннан 75 ел элек булган вакыйгалар бүгенгедәй хәтеремдә яңарды.

…Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 18 яшь иде. Район үзәгенең бүгенге чиркәү бинасы янкормасында клуб иде, анда сугышчан штаб ясадылар. Без комсомолларны, нигездә кызларны штабка эшкә алдылар. Һәркайсыбызга вазыйфалар йөкләделәр, без көн-төн кизү тордык. Мин фронттагы хәлләр турындагы радио хәбәрләрен тыңлап бюллетеньнәр чыгарам һәм аларны көн саен штабта, мәктәптә элә идем.

7 ноябрь - совет халкының иң олы һәм кадерле бәйрәме - Бөек Октябрь революциясе көне бит. Сугыш вакытында көнне төнгә ялгап, бернинди ялсыз эшләсәк тә, бәйрәм хөрмәтенә мәктәптә бер көн ял бирделәр (мин бу вакытта фронтка киткән классташым урынында укытучы булып эшли башлаган идем). Бәйрәм көнне иртүк җирле радиодан игълан яңгырады: сәгать 8 гә укучыларга һәм укытучыларга мәктәпкә, калган халыкка Базарлы Матак үзәгендәге радиоузел бинасында (бүгенге редакция бинасы) урнаштырылган тавыш көчәйткеч янына җыелырга. Йөгерә-атлый мәктәпкә ашыгуым истә. Өстемдә кышкы пальто, аягымда киез итекләр. Көн бик салкын, җирдә кар ята иде. 1941 елда кыш бик иртә килде, 14 октябрьдә инде кар яуды. Ә кышын зәмһәрир суык 40-42 градуска җитте.

Без әле бәйрәм иртәсендә нинди вакыйга буласын белми идек. Парад бит бик яшерен төстә әзерләнә. Совет иле өчен әйтеп бетергесез авыр, фаҗигале көннәр бу. 1941 елның ноябрендә фашистлар Мәскәүдән 30 чакрым гына ераклыкта торалар. Бу марш башкала халкына гына түгел, ә бөтен илгә Кызыл Армиянең рухы сынмаганлыгын күрсәтергә тиеш була. Әлеге чараның төгәл датасын командирларга алдагы төндә генә әйтәләр. Һавадан парадны 500 истребитель саклый. Ә Кызыл Мәйданнан солдатлар туп-туры фронтка китәләр.

Менә без мәктәп залына җыелдык. Шулчак радиоалгычтан Левитанның йөрәкләргә үтеп керә торган тавышы яңгырады. Ул Кызыл Мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына багышланган парад башлануын хәбәр итте. Бу - Бөек Ватан сугышы башлангач беренче парад. Без тын да алмый, радиодан яңгыраган һәр сүзне йотлыгып тыңладык. Дикторның "…Менә мәйданнан автоматчылар сафлары, ополчение сугышчылары, ак масхалатлардан чаңгычы солдатлар үтә…" дигән сүзләре әле дә аерымачык истә. Сталин да чыгыш ясады. "Дошман тар-мар ителәчәк. Җиңү безнең якта булачак!" дигән рухландыргыч сүзләр белән тәмамлады ул кыска гына чыгышын. Гомумән, парад озак бармады. Соңрак белдем: ул 25 минут кына дәвам иткән. Әмма аның әһәмияте әйтеп бетергесез булды. Ул халыкның рухын күтәрде, Җиңүгә булган ышанычыбызны тагын да ныгытты. Тарихтан беләбез: Гитлер Мәскәүне кыска вакытта яулап алырга, ә Октябрь революциясе бәйрәмендә Кызыл Мәйданда фашист армиясе маршын үткәрергә планлаштырган булган. Илбасарларның бу явыз ниятләре барып чыкмады. Мәскәү янында совет сугышчылары техник яктан үзләреннән күпкә өстен булган Гитлер армиясенә кискен отпор бирде.

Халкыбыз, бигрәк тә яшьләребез тарихыбызны белергә тиеш. 7 ноябрьдә Мәскәүдә булган тантаналы марш Бөек Ватан сугышының героик бер сәхифәсен тормышта булганга якын итеп күрсәтте. Мондый тарихи вакыйгалар беркайчан да онытылмасын иде.

Мария Скворцова сөйләгәннәрне Люция Низамиева язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев