Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә борчакны теземнәргә сала башладылар

"Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгытендә борчакны теземнәргә салуга керештеләр. Биредә быел борчакны 1600 гектарда чәчтеләр. Ике-өч көн элек аны "МагДон" чапкычлары белән урдыра башладылар. Әлеге культура 1 мең гектарда теземнәргә салынды инде. Бүген-иртәгә бу кырларга бөртек суктыру комбайннары да төшәчәк. *** Узган атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм...

"Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгытендә борчакны теземнәргә салуга керештеләр.

Биредә быел борчакны 1600 гектарда чәчтеләр. Ике-өч көн элек аны "МагДон" чапкычлары белән урдыра башладылар. Әлеге культура 1 мең гектарда теземнәргә салынды инде. Бүген-иртәгә бу кырларга бөртек суктыру комбайннары да төшәчәк.

***

Узган атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып, быелгы бөртек суктыру урагына техниканың әзерлеген бәяләде.

Республиканың җәй буе яңгыр күрмәгән, кырларына ашлама да бик чамалы кертелгән кайбер районнары уракка төште инде. Киләсе атнада безнең районда да урып-җыю эшләре башланырга тора. Ә моңа кадәр махсус комиссия район хуҗалыкларында булып, бездәге бөртек суктыру комбайннарының, транспорт хезмәте күрсәтүчеләрнең, элеватор һәм ындыр табакларының уракка әзерлеген тикшерде. Бөртек комбайннарына икешәр механизатор билгеләү мәсьәләсе дә күз уңында булды. Комиссия әгъзалары һәр комбайнның беренчел янгын сүндерү җиһазлары, медицина аптечкасы белән тәэмин ителүенә дә зур игътибар бирделәр. Гомумән, уракта эшлисе механизаторлар һәм белгечләрнең техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүе тикшерелде.

Урак өстендә, Алла сакласын, басуда янгын чыга калса сүндерү өчен су запасы тоту, шулай ук техника ватылган очракта аны сафка бастыру өчен эретеп ябыштыру агрегаты, бүтән кирәк-яраклары булган ремонт хезмәте булдыру да зарур. Уракта эшләүче механизаторларга хезмәткә түләү, матди кызыксындыру чаралары турындагы положениеләр дә алдан ук аңлатылган булырга тиеш. Хуҗалыкларда әлеге таләпләрнең үтәлешенә зур әһәмият бирелде.

Комиссия, район хуҗалыкларында булып чыккач, 2016 ел урагына иң әйбәт әзерләнгән дип "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк-Көнчыгыш Әлки" филиалын (җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин) һәм "Үзәк Әлки" филиалын атады. Шулай ук 27 бөртек суктыру комбайны булган "Хузангай" җәмгыятендә дә (җитәкчесе Евгений Чугунов) уракны уңышлы үткәрү өчен зур әзерлек чаралары күрелгәне билгеләп үтелде. "Хузангай"ның бөртек киптерү, чситарту агрегатлары да сынауны уңышлы узган. Шулай ук Базарлы Матак элеваторы яңа уңышны кабул итәргә тулысынча әзер дип табылган.

Биш "Нью-Холланд" комбайны белән "Ремтехсервис" берләшмәсе дә (җитәкчесе Рәис Галиуллин) быелгы уракка әйбәт әзерлек белән керешә. Дөресрәге, алар инде Ульяновск өлкәсендә атна-ун көн элек башланган урып-җыю эшләрендә катнашалар да.

Хөкүмәт йортында районнар катнашында узган видеокиңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. Анда Әлки республикада иң күп сенаж хәзерләүче районнар рәтендә аталды. Соңгы вакытта яуган сихәтле җылы яңгырлар күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабуга тизрәк өлгертер, шулай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев