Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә Мари Эл республикасы җитәкчеләре булып китте. ФОТО

2 майда Мари Эл республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Евстифеев районыбызда булды.

Аны район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, "Звениговский" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков озатып йөрделәр.
"Хузангай" җәмгыяте чигендә күрше республика делегациясен татар-рус-чуаш милли киемнәреннән кызлар ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларга иң элек "Хузангай" терлекчелек комплексы күрсәтелде. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов яңа төзелгән терлекчелек корпуслары белән таныштырды. Башта сыерлар саву залын карадылар. Ул иң заманча җиһазлар белән эшләнгән. Продукция турыдан-туры, берничә кат фильтрланып, янәшәдәге зур чаннарга күчә. Анда исә сөт бер сәгать эчендә тиешле температурага кадәр суытыла һәм эшкәртүчеләргә озатыла. Шунда ук сөтне савытларга тутырып сәүдә нокталарына озату линиясе дә эшли. Биредә 1155 баш савым сыеры асрала, уртача бер сыердан тәүлеккә 15,5 килограмм сөт савыла. Быелның дүрт аенда 1446 тонна сөт җитештерелгән, 1409 тонна сатылган.
Александр Евстифеев әлеге комплексны электр энергиясе белән тәэмин итүдә кыенлыклар тумадымы, дип сорады. Евгений Чугунов электр, газ хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен хәл иткәндә район җитәкчелегенең зур ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Николай Титов та комплексның маллардан югары продукция алу өчен зарур булган барлык шартларны истә тотып төзелүен әйтеп үтте.
-Биредә һәр корпус янында маллар өчен ачык һавада зур-зур кардалар эшләнгән. Саф һава, кояш, туклыклы һәм тулы кыйммәтле азык - болар барысы да яхшы продукция алуга зур этәргеч бирә,-ди министр урынбасары.
Александр Никошин кунакларга "Хузангай" җәмгыятенең районда зур колачлы эшчәнлек җәелдерүе хакында сөйләде. Ә бит 15 ел элек кенә Хузангай авылы бетү чигенә җитеп бара иде. 2002 елның маенда Мари Эл республикасындагы "Звениговский" кооперативы җитәкчесе Иван Казанков үзенең туган авылында "Хузангай" кооперативын төзеде. Шул рәвешле ул зыянга эшләүче, баштанаяк проблемаларга чумган хуҗалыкка яңа сулыш өрде.
Бүген инде биредә 5189 баш мөгезле эре терлек асрала. Үзләренең эшкәртү цехларында көн саен 3 тонна төрле ярмалар, 6 тонна он җитештерелеп капларга тутырыла, 12 тонна көнбагыш мае сыгыла, 700 ипи пешерелә. "Хузангай"да 400 дән артык кеше хезмәт куя. Узган ел җәмгыять 694 миллион сум акчалата керем алган, бу уртача бер хезмәткәргә бүлеп исәпләгәндә 2,1 миллион сум дигән сүз.
Җәмгыятьнең җитештерү базасын да кунаклар бик кызыксынып карадылар. Биредәге ярма эшкәртү һәм аны капларга тутыру, көнбагыш мае сыгу линияләре, он тарттыру тегермәннәре эше белән җентекләп таныштылар. Монда яңарак кына 133 миллион сумлык бөртек киптерү җайланмасы сафка бастырылды. Ул сәгатенә 82 тонна бөртек киптерергә сәләтле. 50 мең тонна ашлык сыйдырышлы 16 склад төзелде, өсте ябулы ике ындыр табагы корылды, бик күп техника сатып алынды. Үзләренең ашханәсе, кунакханәсе бар. Соңгы 15 ел эчендә "Хузангай"га барлыгы 3 миллиард сумлык инвестицияләр кертелде.
Мари Эл кунаклары биредә күргәннәренә соклануларын яшермәделәр. Күп нәрсәне кат-кат сорашып, шактый мәгълүматлар алдылар. Журналистларның сорауларына җавап итеп Александр Евстифеев болай диде:
-Минем "Хузангай" җәмгыяте эшчәнлеге турында күп тапкырлар ишеткәнем бар иде инде. Менә бирегә килеп күп юнәлештәге эшләре белән дә таныштым. Миңа бигрәк тә монда продукцияне җитештереп, эшкәртеп, аны үз сәүдә нокталары аша сату тәртибе ошады. Биредә без сыйфатлы җитештерү, җиренә җиткереп саклау ысулларын, җайга салынган сату юлларын үз күзләребез белән күрдек. Бик күп яңалыклар белән таныштык, үзебездә дә кулланырлык тәҗрибә алдык. Татарстанның Әлки төбәгеннән бик әйбәт тәэсирләр белән китәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев