Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының иң өлкән кешесенә – 99 яшь

Яңа Салман авылында яшәүче Шәмсия Әхмәдиева - районыбызның иң өлкән кешесе. Быел августта аңа 99 яшь тулды. Йөзне вакласа да, әбинең зиһене ачык, хәтере әйбәт әле. Сөбханалла, күзләре дә күрә, колаклары да яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп тә тора. Бүген ул улы Булат тәрбиясендә яши. "Шәфигулла белән җиде генә...

Яңа Салман авылында яшәүче Шәмсия Әхмәдиева - районыбызның иң өлкән кешесе. Быел августта аңа 99 яшь тулды. Йөзне вакласа да, әбинең зиһене ачык, хәтере әйбәт әле. Сөбханалла, күзләре дә күрә, колаклары да яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп тә тора. Бүген ул улы Булат тәрбиясендә яши.

"Шәфигулла белән җиде генә ел торып калдык"

Шәмсия әби Яңа Баллыкүл авылында туып-үскән.

-Әтием Хәбибулла ике хатын белән торды. Бик көяз, елгыр кеше иде мәрхүм,-дип сөйли әби. -Без олы әнкәдән ике бала үстек. Әни өстенә яшь хатынга өйләнеп, аннан тагын алты бала туды.

Шәмсия бик чибәр кыз була. Ул 17 се тулганчы ук кияүгә чыга.

-Яңа Салман авылы егете Шәфигулла урлап китте мине. Аңа 25 яшь иде. Хәер, сүздә генә урлау инде. Болай барысы да үзара килешеп эшләнде,-дип елмаю белән үткәннәрне искә ала әбекәй. -Шәфигулла белән бик яратышып өйләнештек. Шулкадәр әйбәт яшәдек. Ул бик уңган, тырыш иде, колхозда тракторчы, комбайнчы булды. Әмма җиде генә ел бергә торып калдык шул. Сугыш башланды. Ирем авылда беренчеләрдән булып фронтка китте. Өч баламны җитәкләп озатып калдым аны, дүртенчесе карынымда иде.

Тракторчы Шәфигулла фронтта танкист булып хезмәт итә. Ул берничә мәртәбә яралана, госпитальләрдә ята, савыгып кабат сугыш эченә керә. 1943 елда Орша янында барган каты бәрелешләрдә һәлак була.

Берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала, авыру каенана белән михнәтле сугыш елларын кичү ай-һай читен булгандыр Шәмсиягә. Ул чактагы ачлыкны, нужаны әби хәзер дә әрнү белән искә ала.

-Каенанам бик әйбәт иде. Аның белән аналы-кызлы кебек яшәдек. Үзем дә тырыш, эшкә батыр идем. Ягарга, терлеккә ашатырга тартып ташысам ташыдым, балаларымны ачтан үтермәдем,-ди ул.

Эшчән дә, үткен дә була

Ниһаять, тилмереп көткән Җиңү көне җитә. Сугыш утын исән чыкканнар берәм-берәм авылга кайта башлый. Ирләре һәлак булган, хәбәрсез югалган хатыннар исә әрнүле күз яшьләре түгә.

Оренбург якларыннан килеп Салманда укытучы булып эшләүче инвалид Зәйнулла сүз кушкач, Шәмсия башта аптырап кала. Аннан "исәнсез булса да, йортта ир, балаларга ата булыр әле, тормышны ялгыз тарту булмас" дип, аның тәкъдимен кабул итә. 1948 елда алар бер гаилә булып яши башлыйлар. Өч уллары, бер кызлары дөньяга килә.

-Бик башлы, зиһенле кеше иде Зәйнулла. Урысча да әйбәт белә иде. Зур урыннарга хат-фәлән язасы булса, гел аңа киләләр иде. Мәскәүгә җибәрәсе кәгазьләрне дә язды инде,-дип сөйли ире турында Шәмсия әби.

Язу-сызу эшенә оста булса да, култык таяклары белән йөрүче ир авыл җирендәге авыр эшләрне бик башкара алмый шул. Ишле балалы зур йортны хатын һаман үз җилкәсендә тарта. Терлеген дә карый, колхоз эшеннән дә калмый.

-И-и хәзер тормышның рәхәтлеге,-ди әбекәй. -Кайчагында тәрәзәдән карап торам - иртәнге сигездә генә бара халык эшкә. Без көнне төнгә ялгап эшләдек инде. Эссегә калмасын дип, ясмык йолкырга җәен таң яктысы белән үк китә идек. Хезмәтнең ниндиен генә башкармадык, күпме еллар "таяк"ка эшләдек.

Әйе, Шәмсия әбинең гомере хезмәттә узган. Эшчән, үткен, чая булды, ди авылдашлары аның хакында.

"85 тә сыер сауды әле"

Зәйнулласы вафат булганга 35 ел узган инде. Балаларының да бүген өчесе генә исән. Бер ел элек бер-бер артлы үлеп киткән улы белән кызы өчен бигрәк тә өзгәләнә Шәмсия әби.

-Рәхәтләнеп яшәр чакларында гүргә керделәр балакайларым. Кулымнан килсә, бу гомеремне балаларыма гына бүлеп бирер идем,-ди.

-Әби, киләсе җәйгә 100 яшьлегең белән котларга килербез әле,-дигәнгә:

-Юк ла, кызым, анда кадәр яши алмам, соңгы вакытларда сызланам да, йоклый да алмыйм,-дип җаваплады. -Болай да аптырыйм инде бу кадәр яшәвемә. Әти-әни дә озын гомерле булмадылар. Тормышта да төрлесен күрергә туры килде.

Шәмсия әби гомергә терлек-туар асрап яшәгән, әле соңгы елларга кадәр йорттагы эшләрне башкарып торган.

-85 яшендә әни дөбердәтеп сыер сава иде әле,-ди улы Булат.

Әби үзе дә ике еллар чамасы элек булган хәлне сөйләп алды.

-Берсендә шулай камыр куйдым да газ мичендә күп итеп итле пәрәмәчләр пешердем,-ди. -Дусты белән улым кайтып керделәр дә, аларны табынга утырттым. Әби, кем пешерде бу тәмле пәрәмәчләрне, ашап туярлык түгел, ди кунак. Кем булсын, үзем, дигәч ышанмый торды.

Хәрәкәт - яшәү чыганагы

Шәмсия әбинең озын гомерле булуының сере нәрсәдә икән? Без бу хакта Яңа Салман табиблык амбулаториясенең гомумпрактика табибы, бу җирлектә озак еллардан бирле халык сәламәтлеге сагында торучы Әнвәр Кәтиев белән сөйләштек.

-Шәмсия апа Әхмәдиеваның авырыйм дип безгә мөрәҗәгать иткәнен, хастаханәгә килгәнен хәтерләмим,-ди Әнвәр Мөгамбәрович. -Без өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен белешеп, саулыгын тикшереп торабыз. Ике-өч ел элек Шәмсия апаны да җентекләп тикшергән идем. Аның кан басымы да, йөрәк тибеше дә, анализлары да - һәммәсе нормада иде. Бары тик эчендә бүсере булуы гына ачыкланды. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Арсен Казавов белән киңәшләштек тә әбигә операция ясарга дигән карарга килдек. Әмма Шәмсия әби риза булмады. Озак яшәдем инде, үкенечле түгел, ни булса шул булыр, пычак астына кермим, диде.

Табиб әйтүенчә, кешенең гомер озынлыгы аның нәсел үзенчәлекләренә, яшәү рәвешенә, экологиягә һәм медицинага бәйле.

-Күп чирләр күңел тынычсызлыгы, стресслар аркасында килеп чыга,-ди тәҗрибәле табиб. -Шәмсия әби хәсрәтләрне байтак күрсә дә, җиңелрәк уздырып җибәрә белгәндер, күрәсең. Гомумән, ул гел шат күңелле, елмаеп кына тора, беркайчан зарланмый. Тормышның гел яхшы якларын күрергә тырыша, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә, ызгышмый-тәмсезләнми яши торган әби ул. Аннан соң, физик эш белән шөгыльләнү, гел хәрәкәттә булу да бик мөһим. Хәрәкәт аз булса, организмда вак капиллярлар ябыла, ә бу исә тиз картаюга китерә. Кешенең яше ничек өлкән булса да, ул булдыра алганча хәрәкәтләнергә, хезмәт белән мәшгуль булырга, баш миен дә эшләтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев