Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Карга авылында Мәүлет кичәсе үткәргәннәр

Карга авылында бик зурлап Мәүлет кичәсе уздырдылар. Гадәти булмаган бу бәйрәмгә авылда яшәүче урта һәм өлкән буын абый-апаларының барысы да диярлек килгән, яшьләр дә калышмаган. Мәүлет кичәсе "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев ярдәме белән оештырылган. Кичәнең беренче өлешендә җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев мөселманнарны олы бәйрәм белән тәбрикләгән. Аннары район мөхтәсибе,...

Карга авылында бик зурлап Мәүлет кичәсе уздырдылар.

Гадәти булмаган бу бәйрәмгә авылда яшәүче урта һәм өлкән буын абый-апаларының барысы да диярлек килгән, яшьләр дә калышмаган. Мәүлет кичәсе "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев ярдәме белән оештырылган.

Кичәнең беренче өлешендә җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев мөселманнарны олы бәйрәм белән тәбрикләгән. Аннары район мөхтәсибе, Карга мәчете имамы Ирек хәзрәт Сәләхиев Мәүлет ае, Мөхәммәт пәйгәмбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазь сөйләгән. Район советының өештыру бүлеге җитәкчесе Лия Мәрдегалләмова район җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләре, теләкләр җиткергәч, Рөстәм Вәлиевнең әтисе Фоат аганың үрнәген үзенә өлге итеп алып, хайриячелек белән актив шөгыльләнүен билгеләп үткән.

Карга авылы әбиләре мөнәҗәт чыгарырга бик оста. Мәүлет кичәсендә алар бер-бер артлы мөнәҗәтләр башкарып, бәйрәмгә үзенчәлекле рух өсти алганнар, авылдашларын сөендереп, аларның рәхмәтләрен ишеткәннәр.

Мәүлет кичәсенең икенче өлеше табыннар артында үткән. Бер авылда гомер иткән кешеләрнең сөйләшер сүзләре күп бит, шуңа да рәхәтләнеп аралашканнар авылдашлар. Алар кичәне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев